16+

Ялган акча тапсаң, безгә бир

Әгәр меңлегегез икегә аерылса, акчам арта икән дип шатланмагыз, ә кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә аны каян алганыгыз турында хәбәр итәргә кирәк. Чын акча беркайчан да ике катлы кәгазьдән ясалмый. Соңгы вакытта ялган акчалар әйләнеше Татарстанда артып киткән. Шул уңайдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге...

Әгәр меңлегегез икегә аерылса, акчам арта икән дип шатланмагыз, ә кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә аны каян алганыгыз турында хәбәр итәргә кирәк. Чын акча беркайчан да ике катлы кәгазьдән ясалмый.
Соңгы вакытта ялган акчалар әйләнеше Татарстанда артып киткән. Шул уңайдан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Ринат Акчурин һәм ТР буенча ЭЭМның ЭКЦ эксперты, полиция капитаны Ирина Фоманюк матбугат вәкилләре белән очрашты.
Ринат Акчурин сүзләренчә, 2012 елның алты аенда республикабыз территориясендә 642 «меңлек», 80 «биш меңлек», 47 «биш йөзлек» ялган акча әйләнештән чыгарылган. Шулай ук йөз доллар номиналындагы 9 данә АКШ акчасы әйләнештән чыгарылган.
Сыйфатлы ясалган ялган акчаның бәясе шактый югары икән - ул номиналның 25-35 процентын тәшкил итә.
Ирина Фоманюк, игътибарлы булсаң, бер минут эчендә гади күз белән дә ялган акчаны танып була, ди. Акча икегә аерылырга, саннар, хәрефләр арасында ара калырга, су тисә, буявы агарга тиеш түгел. Чын купюрадагы герб яннан караганда кура җиләге төсеннән яшел төскә әверелә икән. Шулай ук, «500», «1000», «5000» сумлык акчалардагы чия, яшел, кызыл төсләр дә яннан «салават күпере»нә әйләнергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading