16+

Янгынга каршы көрәш башланды

25 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Хәзер, кыштан җыелган чүп-чарны ягып, тирә-юньне чистартуның кызган мәле. Ә көннәр коры һәм җилле торганда, ут бер мизгел эчендә таралырга мөмкин. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата җитди чаралар күреләчәк. Ут белән саксыз эш итүче­ләргә 500 мең сумга кадәр штраф яный.

Янгынга каршы режим 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында Гадәттән тыш хәлләр һәм Урман хуҗалыгы министрлыклары дилбегәне тагын да ныгытыбрак тотачакларын белдерделәр. Барлык янгыннарның 31,24 проценты ут белән саксыз эш итүдән килеп чыга икән. Куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган гражданнар - 2-4, урындагы кешеләр - 15-30, ә юридик затлар 400-500 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Режимнан тыш вакытта штрафның күләме гади гражданнар өчен - 1-1,5, урындагы кешеләр өчен - 6-15 һәм юридик затлар өчен 150-200 мең сумны тәшкил итә. Акча түләп кенә котылып булмый торган җәзалар да каралган. Мәсәлән, җаваплы кешенең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве ике яки аннан күбрәк кешенең гомере өзелүгә китерсә, гаепләнүче ирегеннән җиде елга кадәр мәхрүм ителергә дә мөмкин.
Бу елның өч аенда гына да республикада 765 янгын очрагы теркәлгән. Барлыгы 71 кешенең гомере өзелгән, шуларның өчесе - бала. Янгын нәтиҗәсендә 192 корылма эштән чыгарылган.
Яхшы мәгълүматларга килсәк, 207 кешенең тормышы саклап калынган, барлыгы 91 миллион 189 мең сумлык матди кыйммәтләр коткарылган. Узган елгы белән чагыштырганда, быел ут белән бәйле фаҗигаләр саны азрак булган. Җитди чаралар кертелү янгыннарның санын тагы да киметер дип ышанасы килә.
9 Майда Ирек мәйданы, Җиңү Проспекты һәм «Татнефть-Арена» янындагы комлыкта янгын сүн­дерү машиналары дежур торачак. Алар бәйрәм салютының хәвеф-хәтәрсез генә узуын тәэмин итәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading