16+

Яшел Үзәндәге шартлау

20 август төнендә Новочувашский поселогы тирәсендә Яшел Үзән - Казан автотрассасы янында шартлаганга охшаган «ВАЗ-2110» автомобиле табылган.

Яшел Үзәндәге шартлау

20 август төнендә Новочувашский поселогы тирәсендә Яшел Үзән - Казан автотрассасы янында шартлаганга охшаган «ВАЗ-2110» автомобиле табылган.

РФ тикшерү комитетының ТР идарәсе ачыклаганча, шартлаучылар 1985, 1988 елларда туган элек хөкем ителгән ике казанлы, 1980 елда туган Үзбәкстан ватандашы һәм 1985 елгы Төмән егете булган. Кайберләре оператив хезмәткәрләр күзәтүенә дә эләккәләгән, диләр. Шартлау урынында Калашников автоматы да табылган.
Шартлау көче тротил эквивалентында 1кг нан ким түгел, ди белгечләр. Шартлауның үзәге машина эчендә урнашкан булган. Бу факт буенча РФ тикшерү комитетының ТР идарәсе тарафыннан РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе, 205 нче маддәнең 2 нче өлеше һәм 222 нче маддәнең 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.
Хәзерге вакытта оператив-эзләнү эшләре үткәрелә һәм вакыйганың бар сәбәпләре дә ачыклана.
Тикшерүчеләр, яңа теракт әзерләгәндә террористлар үзләре шартлаган, дигән версияне атый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading