16+

Ява яңгыр, җил улый...

Мәскәүлеләргә кызыга торган түгел: биредә явып узган салкын бозлы яңгырлар күп кенә уңайсызлыклар тудырган. Тротуарларда да, машина юлларында да бозлавык. Мәскәү гидрометеорология үзәге белгечләре, алдагы көннәрдә юеш карны яңгыр алмаштырачак, дип фаразлый. Кайбер урыннарда явым-төшем бик көчле булырга мөмкин. Республикабызда исә болытлы һава саклана, яңгыр явуы да ихтимал, урыны белән...

Мәскәүлеләргә кызыга торган түгел: биредә явып узган салкын бозлы яңгырлар күп кенә уңайсызлыклар тудырган.
Тротуарларда да, машина юлларында да бозлавык. Мәскәү гидрометеорология үзәге белгечләре, алдагы көннәрдә юеш карны яңгыр алмаштырачак, дип фаразлый. Кайбер урыннарда явым-төшем бик көчле булырга мөмкин.
Республикабызда исә болытлы һава саклана, яңгыр явуы да ихтимал, урыны белән юеш кар да төшәргә мөмкин. Җил 18 м/с тизлектә - бик көчле булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр иткән. Белгеч, көн дәвамында һава аяз булачак, явым-төшем дә туктаячак, ди. Температура төнлә һәм көндез 2-7 градус җылы булачак.
Алдагы көннәрдә Татарстанга антициклон килә: атна ахырында явым-төшемнәр туктар дип фаразлана. Температураның төнлә 5 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булуы көтелә, көндез 0-6 градус җылы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading