16+

Ходай аңа гомерне жәлләмәгән

Бу дөньяда бернинди акчаларга сатып алып та, башкаларга биреп тә булмый торган берничә нәрсә бар. Шуларның берсе - кеше гомере. Кукмарада яшәүче Камилә Мортазинага Ходай гомерне жәлләмәгән.

Ходай аңа гомерне жәлләмәгән

Бу дөньяда бернинди акчаларга сатып алып та, башкаларга биреп тә булмый торган берничә нәрсә бар. Шуларның берсе - кеше гомере. Кукмарада яшәүче Камилә Мортазинага Ходай гомерне жәлләмәгән.

Шушы арада ул үзенең 105 яшен тутырды. Аларга килеп кереп, каян килүебезне әйткәч: «Мине күрергә Казаннан ук кайттыгызмы?» - дип гаҗәпләнеп тә куйды. Бер гасырдан артык яшәсә дә, гомеренең тиз үтүенә аптырап утыра ул. Камилә әбинең тормыш юлы ал да гөл генә узмаган. Башта аларның гаиләсенә репрессия җилләре кагыла. Ашбуҗи авылында яшәгәндә әлеге гаиләнең бөтен мөлкәтләрен талап, өйләрен җимереп ташлыйлар. Ата-ана балаларын ияртеп төнлә авылдан чыгып китә. Аларга башта Себер, аннары Урал якларында яшәргә туры килә. Камилә анда ир-егетләр белән бергә карьердан таш чыгара. Аның әти-әнисе ничек тә туган туфракларына кайту турында хыялланып яши. Әниләре ике баласын ияртеп кайтып киткәч тә, Камилә анда вакытлыча әтисе белән эшләп кала. Аннан авылга кайтып төшкәч тә колач җәеп каршыламыйлар үзләрен. Башта гаиләләре белән мунчада яшиләр. Үзләрен колхозга алмый интектергәнлектән, тамак туйдыру өчен, Киров өлкәсенә барып эшли башлыйлар. Соңыннан авыл халкы бергә җыелып, аларны колхозга кабул итә. Әлеге гаилә өчен бу зур сөенеч була ул чакта.
Камилә Каенлык авылы егете Әсхәтелбарыйга кияүгә чыга. Әмма аның белән алты ел гына яшәп кала. Ире сугышка киткән җирдән кире әйләнеп кайтмый. Яңа гына туып калган кызы Сәкинәне ялгызы гына үстерергә туры килә аңа. «Алабутасын да, кычытканын да ашадык ул елларда, - дип искә ала Камилә әби. - Болай озак яшәрмен дип уйламадым».
Бүгенге көндә Камилә әби кызы Сәкинә белән оныклары тәрбиясендә гомер кичерә. Сәкинә апа да, яшьли ялгыз калып, ике кызын үзе генә үстергән. Камилә әби 104 яшенә хәтле җәй көннәрендә туган авылында берүзе яшәгән. Бигрәк тә шунысы гаҗәпләндерә: ул гомер буе күзлек кимәгән. Гарәп язуын да, кириллицада язылганнарын да укый белә. Өйдәгеләр аңа әле быел гына кулына инә тотып тегү белән шөгыльләнергә рөхсәт итми башлаганнар. Газеталар укудан да быел гына туктатканнар үзен. Камилә әби 100 яшенә хәтле авылда абыстай булып та торган. Балаларга күз тисә дә, мал-туарлары авырып китсә дә, авылдашлары өшкертер өчен һәрвакыт Камилә әби янына килгәннәр. Сәкинә апа әйтүенчә, аның әнисе беркайчан да хастаханә юлларында йөрмәгән. Кулы сынгач та, аны үзе өшкереп төзәткән. Шушы яшенә хәтле кан басымының ни икәнен дә белми Камилә әби. Иң яраткан ризыгы май белән шикәр комы икән. Сәкинә апа әнисенә нәрсә теләсә, шуны ашатырга тырыша. Заманында аның ачлы-туклы яшәгән чаклары да аз булмаган бит. Озын гомерле булуының серен исә Камилә әбинең соңгы елларда нервларын какшатмыйча яшәвендә күрә ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading