16+

Иренә яшәү көче бүләк иткән хатын

Язмыш сынауларын Ходай төрле кешегә төрлечә бирә. Берәүләр аны җиңеп чыгарга көч таба алмый, икенчеләр исә көчле рухлы булып кала.

Иренә яшәү көче бүләк иткән хатын

Язмыш сынауларын Ходай төрле кешегә төрлечә бирә. Берәүләр аны җиңеп чыгарга көч таба алмый, икенчеләр исә көчле рухлы булып кала.

Риназны күргән саен, күңелне әнә шундый уйлар өермәсе биләп ала. Карап торырга чибәр, шаян бу ир-егетне яшь чагында үзләренә карату өчен күпме кызлар хыялланып йөргән иде бит. Тик егетнең һаман рус кызлары янында бөтерелүе генә әнисе Рәйхана апаны борчуга салды. Риназ армиядән кайтканнан соң: «Улым, сиңа теләк тели-тели ардым инде, зинһар, үзебезнең кешегә генә өйләнә күр», - дип алдан ук әйтеп куйды ул.
Бервакыт сеңлесе Рания белән Чаллыда яшәүче туганнарына китә Риназ. Икенче көнне кире кайтырга дип билет алсалар, сеңлесе авырып китү сәбәпле, егет юлга үзе генә кузгала. Билетына да ия табыла. Бу ягымлы кыз әнисенең күрше авылына кадәр кайта икән. Гөлиянең үз-үзен тотышы, сөйләшүләре Риназны шунда ук «сихерләргә» өлгерә. Бер-берсенең адресларын алып, кабат күрешергә сүз бирешеп аерыла алар. Икесе ике шәһәрдә булгач, күрешүләр дә сирәк тәти үзләренә. Бер ай дигәндә, егет әнисенә үзенең өйләнергә теләвен әйтеп сөендерә. Гөлиягә туганнары: «Бик аз беләсең бит әле син аны. Әллә бер-берегезне сынап, тагын очрашып карыйсызмы?» - дисәләр дә, кыз алар сүзенә колак салмый. Матур гына туйлар үткәреп, Мәскәүгә күченеп китәләр. Үзенең ялгышмавына биш-ун ел үткәч тә сөенеп туймый Гөлия. Аларның мәхәббәт җимешләре булган ике балалары дөньяга аваз сала.
Бәла дигәннәре аяк астында йөри шул. Бервакыт җәйге ялларын алып авылга китәсе көнне Риназны эшенә чакырып алалар. Тәҗрибәле электрик егеттән башка эшләре барып чыкмый, күрәсең. Риназ киемнәрен алыштырып, багана башына менеп китә. Зур көчәнешле электр тогы сугар, дип башына да китерми. Тиз арада килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары аның яшәү белән үлем арасында икәнен туганнарына хәбәр итәргә кушалар, чөнки андый хәлдә исән калучылар бик сирәк була. Хастаханәдә Риназның ике кулын ампутациялиләр. Башта: «Биредән чыккач та мин ике кулсыз кемгә кирәк соң? Хәзер кеше кулларына калып яшәүнең нинди мәгънәсе бар?» - дип борчыла ул. Азмыни соң авыр хәлдә калгач сөйгәннәрен ташлап китүчеләр.
Җилкәннәр җилдә сынала, диләр. Ире хакына Гөлия яраткан эшен ташлый. Риназны сабый караган сыман тәрбияләргә кирәк бит. Күлмәген төймәләргә, кашык белән ашатырга дисеңме... Бер генә минутка да ире яныннан китми хатын. Табиблар аларга протез куллар ясатырга тәкъдим иткәннән соң, Риназның күңеле күтәрелеп китә. Ул куллар аңа бик зур терәк була. Хәзерге вакытта Риназны ике кулсыз кеше димәссең. Вак-төяк эшләрне үзе башкара. Башкасына аптырамасалар да, Мәскәүдән алып Казанга хәтле үзе машина йөртеп кайтуына гаҗәпләнәләр аның.
Шушы хәлләрдән соң Риназның гына түгел, аның туганнарының да Гөлиягә карата хөрмәте артты. Ни дисәң дә, иренә яшәү көче бүләк итте ул. Әнә шулай тормыш авырлыкларында сыналып, иренә ныклы таяныч булып калган бу хатынга ничек сокланмыйсың.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading