16+

«КЫЗЛАРЫҢ БОЗЫККА БАСКАН»

Авыл баласының мал-туар карап, хайваннар арасында кайнашуы беркемгә дә яңалык түгел. Югары Ослан районының Яңа Болгар авылы халкы Лилиянең эш-гамәлләренә аның кечкенә чагыннан ук соклана. Үзләренең кәҗә бәтиләренә исемнәр кушу дисеңме, аларга күз тимәсен өчен колакларын тишеп алкалар тагумы... Кыз аннары фермага атлар карарга йөри башлый. Әнә шулай мәктәпне тәмамлаганчы...

«КЫЗЛАРЫҢ БОЗЫККА БАСКАН»

Авыл баласының мал-туар карап, хайваннар арасында кайнашуы беркемгә дә яңалык түгел. Югары Ослан районының Яңа Болгар авылы халкы Лилиянең эш-гамәлләренә аның кечкенә чагыннан ук соклана. Үзләренең кәҗә бәтиләренә исемнәр кушу дисеңме, аларга күз тимәсен өчен колакларын тишеп алкалар тагумы... Кыз аннары фермага атлар карарга йөри башлый. Әнә шулай мәктәпне тәмамлаганчы...

Бервакыт фермада бер атның үлеп китүен Лилия бик авыр кичерә. Аңа берәүнең дә ярдәм итә алмаганын күргән кыз мәктәптән соң ветеринария институтына укырга керергә хыяллана башлый. Ул 9-10 нчы сыйныфларны Казандагы 10 нчы интернат-мәктәптә тәмамлый. Шәһәргә килгәч тә конюшня эзләп табып, атларның ялларын чистартырга, аларны ашатырга йөри. Аның ветеринария институтын сайлавына авылдашлары гына түгел, сыйныфташлары да гаҗәпләнми. Әмма зооинженерлар әзерли торган факультетта белем алырга туры килә аңа. Аннан соң Питрәчтәге Званка авылындагы кымыз ясау цехында ат саву эшенә китә. Лилия атларның ни дәрәҗәдә акыллы булуына шунда тагын бер кат инана. «Ул чакта кул белән сава идек әле. Атларның көн саен үз тәртипләрен белеп, кеше сыман, чиратка тезелүенә исләр китәрлек. Гагра, Татьяна, Башкирка... беркайчан да үз урыннарын бутамыйлар иде», - дип сөйли ул. Атлар яратуы Лилия Сафинаны Казан ипподромына китерә. Ул башта арбалы атта йөгерүче, аннары бригадир булып эшли башлый. Сабантуйларда, төрле ярышларда Лилия беренчелекне бирми. Беренче Президент М.Шәймиевне дә еш утыртып йөртә ул. Башына ат типкән чаклары да, егылган вакытлары да була аның. Нишлисең, ат дагалаган чактагы тояк исләренә хәтле яраткан кызның гайрәтен берни дә чигерә алмый ул вакытта.
Лилия үзе белән бергә эшләгән Казан егете Рафаэльгә кияүгә чыга. Берничә елдан яшь парны сөендереп, игезәк кызлар - Алсу белән Ләйсән дөньяга аваз сала. Ана кеше телләре ачылган сабыйларының ике яшьтә ишетми башлауларына игътибар итә. Балаларымның колаклары ишетми, дип, табибка алып барса: «Мамаша, не надо прийти готовым диагнозом», - дип, аны борып кайтарып җибәрәләр. Лилия елый-елый кабат невропатологка китә. Анысы балаларның чыннан да ишетмәүләрен әйтә. Туганнары әлеге хәлне Лилиянең атта йөрүеннән дә күрә. Әмма танышлары аңа багучыга барып карарга киңәш бирә. Берничә кешегә барып караганнан соң, арадан берсе: «Балаларың бозыкка баскан. Үлемнән сезне олы хайван саклап калган. Син аларны дәвалый алмыйсың. Тәмле ашат, матур киендер, кулларына буяу бир», - дип озатып кала.
Кызлар икесе дә саңгыраулар мәктәбен тәмамлый. Лилия аларны укыту өчен бөтен көчен куя. Алсу - театр училищесының рәссам-бутафор бүлеген (рәсемдә), Ләйсән сәнгать училищесын тәмамлый. Бүгенге көндә мәдәният һәм сәнгать университетында да укый. Кызларның иҗат җимешләренә сокланып туймаслык. Алар рәсем ясау һәм гамәли сәнгать буенча «Идел - Урал» төбәкара инвалидлар конкурсларыннан Гран-при алып кайтканнар. Казанда узган бәйгеләрдә дә һәрвакыт беренче урыннарны яулыйлар. Кечкенәләре Мәрьям, беренче сыйныфта гына укуга карамастан, тырыш, булдыклы бала. Гимнастикага йөри, музыка мәктәбендә балалайка классында укый.
Әлеге гаилә күпләргә үрнәк булырлык. Ире Рафаэльне, үзенең каенанасы Әминә белән каенатасы Фатихны мактап туймый Лилия. Ата-ана гаиләсендә хөкем сөргән җылылык аларга да күчкән.
Лилия яраткан эшеннән аерылса да, аның күңеле һаман да ипподромга ашкына. Бәйрәмнәрдә ат чабышларын караганда йөрәге җилкенеп, ярсып куя аның.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading