16+

Шартлап, гомере өзелде

Авылда янган мич янында кайнашкан баланы өлкәннәр: «Ут белән уйнама - ут чыгар», - дип кисәтәләр. Утның, балта һәм пычак ише әйберләрнең хәвеф чыганагы булуын сабый күңеленә шулай яшьтән сеңдерәләр.

Шартлап, гомере өзелде

Авылда янган мич янында кайнашкан баланы өлкәннәр: «Ут белән уйнама - ут чыгар», - дип кисәтәләр. Утның, балта һәм пычак ише әйберләрнең хәвеф чыганагы булуын сабый күңеленә шулай яшьтән сеңдерәләр.

Кызганыч, кайбер кешеләр бу киңәшләрне гомерлек кагыйдә итеп сакламый. Дин әһелләренә утлы корал белән һөҗүмнәр оештырылуы, Мәскәү районының «Жилплощадка» микрорайонындагы атышлар Казанга «кара тап» ташлады, җәмәгатьчелекнең тынычлыгын алды.
Шушы көннәрдә Иске Татар бистәсендә янә һәлакәт теркәлде. Сара Садыйкова урамындагы бер ишегалдында көчле шартлау ишеткән кешеләр сискәнеп киткәннәр. Әлеге шартлаткыч җайланма 1973 елгы ир-атны чын мәгънәсендә ботарлап ташлаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә караганда, мәрхүм ир-ат террорчылык оешмаларында әгъза булып тормаган. 1973 елгы ир-ат шартлаткычны тотып, ишегалдына чыккан һәм үзен үзе шартлаткан, дип фаразлана.
Өлкәннәрнең: «Ут белән уйнама - ут чыгар», - дигән кисәтүле сүзләре бу очракка бик тәңгәл килә. 2006 елда законсыз рәвештә корал һәм сугыш кирәк-яраклары саклаганы, ә 2009 елда белә торып кеше сәламәтлегенә авыр зыян салганы өчен әлеге бичара адәм суд хөкеменә тартылган булган. Үзенә һәм гаиләсенә карата җавапсыз, мәгънәсез үткәрелгән гомере фаҗигале тәмамланды да. Ләкин җәмгыятьтәге социаль гаделсезлек, эш урынсызлык, эчкечелек мондый һәлакәтләр соңгысы түгелдер, дигән шик-шөбһә тудыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading