16+

"Сыйныфташлар очрашуыннан соң бәбигә уздым. Ирем дә кире кайтты..."

Билгеле, ике яшь йөрәк өйләнешергә уйлагач, киләчәктә ниндидер проблемалар булачагы турында уйламый да. Бары тик дистә еллар үткәч, кичерелгәннәрне уйлап, язмышның никадәр катлаулы булуы гаҗәпләндерә. Социаль челтәрләргә килгән хат моны раслый.

"Сыйныфташлар очрашуыннан соң бәбигә уздым. Ирем дә кире кайтты..."

Билгеле, ике яшь йөрәк өйләнешергә уйлагач, киләчәктә ниндидер проблемалар булачагы турында уйламый да. Бары тик дистә еллар үткәч, кичерелгәннәрне уйлап, язмышның никадәр катлаулы булуы гаҗәпләндерә. Социаль челтәрләргә килгән хат моны раслый.

"Ирем белән яратышып өйләнештек. Начар кеше түгел ул. Сабыр холыклы, миңа да һәрвакыт хөрмәт белән карый. Һәр гаилә үзенчә бәхетсез, дигәндәй, безнең дә күңелдән бер генә көнгә дә чыкмаган проблемабыз бар иде. Балабыз булмады безнең. 15 елда нинди генә табибларга мөрәҗәгать итсәк тә, хәтта чит илләргә барып дәваланып карасак та, нәтиҗәсе булмады. Аның каравы, һәр дәваханәдә икебезнең дә сәламәт булуыбызны әйттеләр. Шулай итеп, инде 40 яшькә якынайганда без аерылыштык. Моның сәбәбен баласызлык кына дип әйтү дә дөрес түгелдер, бәлки. Һәр көн бер-берсенә бик охшаш. Без дә инде бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз. Яшәүнең кызыгы бетте, дип әйтсәң дә дөрес буладыр. Билгеле, балабыз булса, гаиләне саклап калу мөмкин дә булыр иде, без дә күңеллерәк яшәр идек.

Аерылышуны икебез дә тыныч кичердек. Утырып сөйләштек тә ирем чыгып китте. Еламадым, тормыштан зарланмадым. Шулай булырга тиеш, димәк. Әлеге хәлләрдән соң күп тә үтмәде, сыйныфташлар очрашуына чакырдылар. Әлбәттә, бардым. Бик күңелле узды ул. Шунда ук беренче мәхәббәтемне дә очраттым. Аның гаиләсе, ике баласы бар. Кыскасы, ул төнне без аның белән бергә үткәрдек. Аның гаиләсен бозу яисә ниндидер очрашулар өмет итү турында уйлаганым да булмады. Икенче көнне бу хәлне искә алып көлештек тә ул кайтып китте. Бу хәлләрдән соң берникадәр вакыт узгач, үземнең авырлы икәнлегемне белдем. Билгеле инде, сыйныфташымнан... Һәм мин моңа бик шат идем! Әни булу бәхетеннән дә зуррак шатлык бармы моң?!

Әлеге яңалыкны белгәннән соң берничә көн үтүгә, чәчәкләр күтәреп, ирем килеп керде. Без бит аның белән талашып аерылышмадык. Күптәнге дуслар кебек, аны түргә чакырдым. Ул кире кайтасы килүен әйтте. Мин инде аны югалтуыма күнгән идем дә кебек, әмма очрашкач, янә күңелдә яшь чактагы кебек ялкын кабынды. Әмма аны алдарга хакым юк иде. Ничек бар, барысын да сөйләдем. Ирем тыныч кына чыгып китте.

Берничә көн үткәч, хәлемне белеп шалтыратты һәм килергә рөхсәт сорады. Әлбәттә, аңа каршы килә алмадым. Бу август айлары иде. Җәй инде бераз сүрелеп, көннәр көзгә авышып барган чак. "Әйдә, көннәр суынгач, ял итеп кайтыйк. Сиңа да диңгез һавасы файдага булыр. Аннары, берничә ел мондый сәяхәткә бәләкәч белән барып булмас", - диде ул шул килүендә.

Иремнең дә әти буласы килүен белә идем. Шушы бала безне кавыштырды. Ә туганнарыбыз мине, диңгезгә барганнан соң авырга калды, дип уйлады... Хәзер инде ике яшьлек ул тәрбиялибез. Ирем беркайчан да мине битәрләмәде. Әгәр шушы сыйныфташлар очрашуы булмаса, икебез дә әти-әни булу бәхетен тоймас идек. Ә сыйныфташыма бу хәлләр турында сөйләмәскә булдык," - дип язылган анда.

Чыганак: Кызыл таң

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

28

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зинада, бозыклыкта Бэхет тозеп булмый,

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик акыллы булып кеше гаеплэп утырмагыз инде. Бэхетле бала уссен.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Доньяда узеннэн яшереп яшэгэн серлэр була. Ул сер сер булып калырга тиеш.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нинди бозыклык булсын инде ул, гаилэ таркалмаган, киресенчә. Бэхетле булыгыз, балагызны тигезлектә Бэхеттэ устерегез!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бу бозыклык түгел. Аллаһ бүләге булган ул. Димәк, бу хатынның иреннән булмаган. Ир бит хәлне аңлаган. Аның да әти кеше буласы килгән. Ә бит кайсыбер юньсез ирләр үзләренең балаларын ташлап хатыннан хатынга йөрүчеләре күпме? Ибраһим гвс-нең дә Сара анабыз бала таба алмый. Аннан Сара анабызның хезмәтчесе Һәҗәр анабыз яшрен никах белән, балага уза. Һәҗәр анабыз Исмәгыйль гвс-не тудыра. Дөнья булгач, адәм баласы төрле хәлләр була. Әмма гаилә бозып, зина кылырга һич ярамый. Мондый зиначылык турында корьән сүрәләрендә дә нык кисәтелә.

            Мөһим

            loading