16+

«Туйдыра дип, куып чыгарып булмый»

Озак еллар бергә гомер итүчеләр яныннан һәрвакыт бер фикер белән кайтам. Язмыш юллары төрлесенеке төрлечә булса да, бәхетле һәм чыдам гаилә төзү формулалары, гадәттә, барысыныкы да туры килә, бер-береңне аңлап яшәргә, юл куя белергә, артык вакчыл булмаска кирәк. Илһамия апа белән Ирек абый Гыйләҗевлар да шушы ук сүзләрне кабатлады.

«Туйдыра дип, куып чыгарып булмый»

Озак еллар бергә гомер итүчеләр яныннан һәрвакыт бер фикер белән кайтам. Язмыш юллары төрлесенеке төрлечә булса да, бәхетле һәм чыдам гаилә төзү формулалары, гадәттә, барысыныкы да туры килә, бер-береңне аңлап яшәргә, юл куя белергә, артык вакчыл булмаска кирәк. Илһамия апа белән Ирек абый Гыйләҗевлар да шушы ук сүзләрне кабатлады.

Тумышлары белән икесе дә Биектау районының Мүлмә авылыннан алар. Бүген Казанда гомер кичерәләр. Хәер, 1972 елдан бирле шәһәрдә яшиләр икән инде Гыйләҗевлар. Кич чыга торган яшькә җиткәч, яшь Ирек белән яшь Илһамия очраша башлыйлар. Озакламый егетне солдат хезмәтенә чакыралар. Унынчы сыйныфта укучы Илһамия, көтәргә вәгъдәләр биреп, озатып кала. Ирек абый Владимир шәһәрендә ике ел армия «шулпа»сын эчә. Ул кайткач, бер ел тирәсе очрашалар да 1963 елда өйләнешәләр. «Өч көн туй иттек», - дип искә ала Гыйләҗевлар. Кичә генә булган кебек сөйлиләр, югыйсә уртак тормыш коруларына да илле елдан артып киткән бит инде. Рафаэль, Рашат һәм Шамил исемле өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүген барысы да гаиләләре белән Казанда тора икән.
«Яшегезне 70тән арткан димәссең, күз тимәсен!» - дим. «И-и кызым, әле бу кадәр картаелмас та иде, балалар картайтты безне», - дип сүзгә кушыла Илһамия апа. Юк, тәртипсезләнеп йөрмәгән егетләр, йөзгә кызыллык китерерлек гамәлләр дә кылмаганнар. Гыйләҗевларның ике уллары Әфганстанда хезмәт иткән, өстәвенә хезмәтләре сугыш барган вакытка туры килгән. Берничә тапкыр сугыш утына да кергән уллары өчен борчылу эштән чыгарган да инде ата белән ананы. Шөкер, исән-сау өйләренә әйләнеп кайткан егетләр.
Күп еллар гаилә булып яшәүче парлардан: «Шул гомер эчендә бер-берегездән туймадыгызмы?» - дип сорарга яратам. Миңа шунысы кызык: нәрсә дип җавап бирерләр дә ничек аңлатырлар икән? «Туйдырды дип, куып чыгарып булмый бит инде!» - диде Илһамия апа, шаяртып. «Хәзер яшьләр әзергә киләләр, шуңа чыдый алмыйлар. Без менә бу йортны икәү төзеп чыктык. Бүрәнәнең бер башыннан - Илһамия, икенче башыннан мин күтәрә идем», - дип сүзгә кушылды Ирек абый. Авырлыкларны да бергәләп җиңгән, бәхетне дә икәүләшеп төзегән Гыйләҗевлар.
Тагын бер яраткан соравымны бирми кала алмадым: мәхәббәт бармы соң ул? Бу хискә кагылышлы төрле фикер ишетергә, төрле карашлар белән очрашырга туры килде. Һәм һәрберсендә күпмедер дәрәҗәдә хаклык булмый калмый. Яшьрәкләрнең йөзенә, бу сорауны ишеткәч, гадәттә, кызыллык йөгерә, илле елдан артык үрнәк гаилә булып яшәүчеләрнең менә алай түгел. Андыйлар, теорияне ничә еллар буе тормышта сынаган кешеләр буларак, уйлап, аңлап җавап бирә. «Булды мәхәббәт. Мәхәббәт тә, дуслык та бар. Гаилә төзегәндә икесе дә кирәк, югыйсә шулкадәр гомер бергә яшәп тә булмыйдыр», - диде Ирек абый да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading