16+

«Ярдәм кирәген күрдем, шуңа булыштым»

Иорданиядә гадәттән тыш батырлыгы өчен Чаллы егете Андрей Дилмөхәммәтовны бүләкләделәр. Янып ятучы фургоннан кешеләрне коткарган 42 яшьлек Андрей IRU «Гран-при»га лаек булды. Әлеге премия 1967 елда булдырылган. Ул халыкара йөк ташу эшләрен башкарган чакта юлларда батырлык үрнәкләре күрсәткән машина йөртүчеләргә бирелә.

Чаллының «КАБ» автотранспорт компаниясендә хезмәт куйган Андрей узган елның 3 июлендә тау юлыннан барганда үзенең йөк машинасына икенче бер машинаның килеп бәрелгәнен тоя. Мизгел эчендә машинасыннан сикереп төшкән Андрей газ ягулыгы белән эшли торган автофургонның аның машинасына бәрелеп яна башлаганын күрә. Ике янгын сүндергеч ярдәмендә, үз гомерен куркыныч астына куеп булса да, Андрей яраланган машина йөртүчене һәм автофургон пассажирын коткаруга ирешә. Өстәвенә фургонга кыйммәтле йөк төялгән булган. Газ ягулыгы белән эшләүче автофургонның теләсә кайсы мизгелдә шартлау куркынычы булганлыгын да истә тотсаң, Чаллы егетенең тәвәккәллеге геройлыкка тиң. Үзе моны әллә ни батырлыкка санамый. «Минем урында булган теләсә кем шулай эшләр иде. Фургондагы кешеләргә ярдәм кирәген күрдем һәм булыштым. Шул гына», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading