16+

Үзе ятимлек ачысын күргәнгә, сабыйлар язмышы өчен борчыла

Районда яшәүче сабакташым Сәлимә белән сирәк очрашабыз. Бу юлы күрешүгә, сүземне алар гаиләсендә тәрбияләнүче балалар язмышы турында сөйләшүдән башладык. Ни өчен дисәң, дистәгә якын баланы үз канатлары астына алып үстерүләре күпләрне гаҗәпләндерә иде. Кайберәүләр аларның әлеге адымын хуплап җиткермәде. Акча өчен генә бала алып тәрбиялиләр дип тә сөйләнделәр.

Үзе ятимлек ачысын күргәнгә, сабыйлар язмышы өчен борчыла

Районда яшәүче сабакташым Сәлимә белән сирәк очрашабыз. Бу юлы күрешүгә, сүземне алар гаиләсендә тәрбияләнүче балалар язмышы турында сөйләшүдән башладык. Ни өчен дисәң, дистәгә якын баланы үз канатлары астына алып үстерүләре күпләрне гаҗәпләндерә иде. Кайберәүләр аларның әлеге адымын хуплап җиткермәде. Акча өчен генә бала алып тәрбиялиләр дип тә сөйләнделәр.

Сәлимә, балачактан ук тулы гаиләгә кызыгып үскәнгәме, ятимнәр язмышына битараф түгел. Сабый чагыннан «әти» сүзен әйтергә тилмереп үсүен мәктәп елларында да яшерми иде ул. Иптәшләренең әтиләре тирәсендә бөтерелүен тәрәзәдән күзәткән кызчыкның әнисенә сиздерми генә үкси-үкси елаган чаклары аз булмый. Шуңа күрә бүген үзе дә җиде ят балаларны гаиләсенә сыендыра ул. Ире Әхәт тә нечкә күңелле, бала җанлы кеше.
Үзләренең уллары Радик мәктәпне тәмамлап авылдан китеп баргач, Сәлимә белән Әхәт Шәвәлиевләр Казандагы балалар йортыннан Света исемле биш яшьлек кызчыкны алып кайта. Авылда аның исемен үзгәртеп Рената дип йөртә башлыйлар. Баланы туганда ук ана кеше балалар йортында калдырып чыккан була. Бергә яши торган кешесе каршы, янәсе. Әлеге кыз янына Казаннан Аринаны, Алабугадан Алена белән Маратны да сыендыра әлеге гаилә. Тик биш ай яшәүгә, биш яшьлек Марат көтмәгәндә авырып үлеп китә. Табиблар аңа «баш мие яман шеше» дигән диагноз куялар. Бүгенге көндә Алена 9 нчы сыйныфта укый. Боларының да әниләре эчүче, юлдан язган хатын-кызлар. Алар ана булу хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Бөтенләй ятим булган ун яшьлек Робертны Түбән Кама якларыннан алып кайталар. Анысы бүген Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укып йөри. Мәктәптән соң яңа ата-ана Светаны Казандагы педучилищега, Аринаны Лаеш техникумына укырга урнаштыра. Арина белән Света өйдән аерылуга, бик тиз ялгыш юлга да кереп китәләр. Света үзен Рената дип түгел, ә үз исеме белән атап йөртүләрен таләп итә башлый. Кызларның дәрес калдырулары, тулай торакка кунарга кайтмый йөрүләре турындагы хәбәр үзләрен тәрбияләгән ата-анага бик тиз килеп ирешә. Аларның икесен дә уку йортыннан кайтарып җибәрәләр. Инде Светасын райондагы училищега да урнаштырганнар. 20 яшь тулган үзенә. «Ичмаса повар һөнәрен үзләштерсә, алдагы көндә эш булыр иде. Әмма бер өйдән чыгып китсә, үзен тиз генә эзләп алып кайта алмыйсың», - ди Сәлимә, борчылып. Ариналары 23 яшькә җиткән. Казанда бер егет белән танышып, аның белән язылышмыйча гына яши башлаган.
Сәлимә белән Әхәт берничә ел элек Балык Бистәсе районындагы Югары Тегермәнлек авылы балалар йортыннан тагын өч бертуганны алып кайтканнар. Аларны моңарчы тәрбиягә алган ике гаилә дә кире китергән була. Болары да тыныч кына яшәтми Шәвәлиевләрне. Мәктәптә сугышканы өчен, 7 нче сыйныфта укучы Галяны милициягә исәпкә куйганнар. Андрей Казанда кадетлар мәктәбендә белем ала. «Нигә аларны кире тапшырмыйсыз? Әллә кемнәр өчен сәламәтлегегезне бетереп йөрисез? Үз оныкларыгызга гына куанып яшәсәгез ярамыймыни?» - диючеләр дә бар аларга. Әмма Сәлимә аларны үстереп, һәркайсын тораклы итәргә хыяллана. «Ничек кенә тәрбияләсәң дә, ата-ана геннары барыбер җиңә икән шул. Бүре баласын, бүреккә салсаң да, урманга карый, дип бик дөрес әйтәләр», - ди ул. Әмма аларны тәрбиягә алып үстергәненә һич үкенми Сәлимә. Изгелек җирдә ятмый бит ул. Кылган яхшылыклары үзләренә кире кайтмый калмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading