16+

Ачы болгар борычы

Февраль азагында Болгария хөкүмәте отставкага китте. Премьер-министр Бойко Борисов: «Демонстрантлар белән хокук саклау органнары арасында эләгешүләр китереп чыгаруга юл куйган хөкүмәтнең әгъзасы була алмыйм», - дип белдергән иде. Отставкага китү карарын кабул итәргә илдә торак-коммуналь хезмәтләр бәяләренә каршы митинглар һәм аларны бастыруда полиция тарафыннан кулланылган чаралар этәргеч ясады. Болгария халкы...

Ачы болгар борычы

Февраль азагында Болгария хөкүмәте отставкага китте. Премьер-министр Бойко Борисов: «Демонстрантлар белән хокук саклау органнары арасында эләгешүләр китереп чыгаруга юл куйган хөкүмәтнең әгъзасы була алмыйм», - дип белдергән иде. Отставкага китү карарын кабул итәргә илдә торак-коммуналь хезмәтләр бәяләренә каршы митинглар һәм аларны бастыруда полиция тарафыннан кулланылган чаралар этәргеч ясады. Болгария халкы...

Февраль азагында Болгария хөкүмәте отставкага китте. Премьер-министр Бойко Борисов: «Демонстрантлар белән хокук саклау органнары арасында эләгешүләр китереп чыгаруга юл куйган хөкүмәтнең әгъзасы була алмыйм», - дип белдергән иде. Отставкага китү карарын кабул итәргә илдә торак-коммуналь хезмәтләр бәяләренә каршы митинглар һәм аларны бастыруда полиция тарафыннан кулланылган чаралар этәргеч ясады. Болгария халкы торак-коммуналь хезмәтләр тарифларының бик югары булуы белән килешә алмый. «Хакимиятне безгә халык бирде, без аны аңа киредән кайтарабыз», - диде Премьер.
Протест йөзеннән оештырылган митингларның төрле шәһәрләрдә бер үк вакытта башланып китүен сәясәт белгечләре төрлечә фаразлый. Шуларның берсе - митингларның Министрлар Кабинеты тарафыннан махсус оештырылуы. Сәбәбе - игътибарны Премьерның махсус хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүе уңаеннан купкан җәнҗалдан читкә җибәрү дип саный сәясәтче А.Гранчаров.
Әгәр күршең грек булса...
Күпләр Борисовны Украина Президенты Янукович белән чагыштыра. Белгечләр аның «Гражданнар Болгариянең европача үсеш алуы яклы» партиясен мафия структурасы дип саный.
Украиннар белән болгарлар бик нык охшаш, башкача булганда, хакимияткә мондый шәхесләр килә алмас иде. Әмма болгарлар хөкүмәтне отставкага җибәрә ала, ә украиннарга бары тик түзәргә генә кала. Сәбәбе бик гади - Болгария Греция белән чиктәш. Ә греклар, белгәнебезчә, митингларга бик еш чыгалар һәм бу болгарларны да дәртләндерә. Украинаның исә андый күршеләре юк, аңа Грециягә хәтле ерак әле.
Алда ниләр көтәсе?
Яңа сайлауларга хәтле Болгариядә күчеш хөкүмәте хакимлек итәчәк. Вакытлыча Министрлар Кабинеты башлыгы вазифаларын башкарачак берничә кешенең исеме фаразлана: болар - парламент рәисе Ц.Цачева, финанс министры С.Дянков һәм Болгария Милли банкы башлыгы И.Искров.
Парламентка сайлаулар июльдә узачак. Бүген Болгариядә ике зур партия бар («Гражданнар Болгариянең европача үсеш алуы яклы» һәм «Болгария социалистик партиясе»). Алар арасында шартлы көрәш бара. Вак либераль партияләр үзара дошманлашып яши. Яңа лидерларга мохтаҗлык бар, әмма алар әлегә күренми.
Хөкүмәтнең отставкага китүе генә Болгариянең проблемаларын чишә аламы? Әлеге ил алдында, бер яктан, икътисади сәясәтне кискенләштерү, социаль чыгымнарны кыскарту торса, икенче яктан, аңа Европа союзы кысаларындагы уен кагыйдәләренә җайлашырга кирәк. Сәясәтче А.Кортунов фикеренчә, яңа хөкүмәткә вазгыятьне яңабаштан бәяләргә туры киләчәк. Болгариягә, Европа һәм дөнья вазгыятенә ияләнер өчен, берникадәр вакыт кирәк булачак.
Митрополит, сәгать сатып, чиркәү бурычын каплый
Премьер-министр Борисов электр энергиясенә бәяләрне төшерергә вәгъдә итсә дә, үзгәреш булмады, торак-коммуналь хезмәтләрнең тозсыз бәяләре чиркәүләрне дә читләтеп узмый. Гыйнвар аенда Марина чиркәве 1,5 мең евролык электр энергиясен сарыф иткән. Митрополит Николай, гыйбадәтханәгә ярдәм итү йөзеннән, үзенең «Ролекс» кул сәгатен сатуга куярга мәҗбүр булган. Сәгатьне зур суммага сатып булган очракта, калган акчаны хәйрия фондына күчерәчәкләр.
Иксез-чиксез митинглар
Шундый кыйммәтле сәгатьнең митрополитка кайдан килгәнлеге берәүгә дә мәгълүм түгел түгелен. Хәер, бу мәсьәлә бүген бер генә болгарны да кызыксындырмый, алар протест митингларына агыла. Аларның әлегә иге-чиге күренми. Митинглар төрледән-төрле: хөкүмәткә, чегәннәргә, тәмәке тартуны тыюга каршы... Узган якшәмбедә Болгария башкаласында Госманлы империясе изүеннән котылуның 135 еллыгына багышлап оештырылган чара вакытында җиде меңгә якын кеше демонстрациягә чыкты. Варна шәһәрендә исә аларның саны илле меңгә чаклы җиткән. Демонстрантларның төп таләбе - илдәге хәерчелекне бетерү. Ә аны тиз генә бетереп булмас кебек, митрополит сәгате дә барысына да җитмәячәк...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading