16+

Алар бит безнекеләр

Беренче канал оештырган «Голос» проектында җиңүче булып татар кызлары калгач, күңелдә чиксез горурлык, шатлык хисләре тантана итте. Бетмәс-төкәнмәс йорт эшләреннән соң авыл изрәп йокларга тиеш булса да, бик күпләр телевизор каршында бәйгенең ахырын көтте. Икенче көнне дә авыл урамнарында «гайбәт» нәкъ шул темага булды. Хәйран-тамаша: мәдәнияттән, әдәбият-сәнгатьтән, җыр-моңнан һич кенә...

Алар бит безнекеләр

Беренче канал оештырган «Голос» проектында җиңүче булып татар кызлары калгач, күңелдә чиксез горурлык, шатлык хисләре тантана итте. Бетмәс-төкәнмәс йорт эшләреннән соң авыл изрәп йокларга тиеш булса да, бик күпләр телевизор каршында бәйгенең ахырын көтте. Икенче көнне дә авыл урамнарында «гайбәт» нәкъ шул темага булды. Хәйран-тамаша: мәдәнияттән, әдәбият-сәнгатьтән, җыр-моңнан һич кенә...

Беренче канал оештырган «Голос» проектында җиңүче булып татар кызлары калгач, күңелдә чиксез горурлык, шатлык хисләре тантана итте. Бетмәс-төкәнмәс йорт эшләреннән соң авыл изрәп йокларга тиеш булса да, бик күпләр телевизор каршында бәйгенең ахырын көтте. Икенче көнне дә авыл урамнарында «гайбәт» нәкъ шул темага булды. Хәйран-тамаша: мәдәнияттән, әдәбият-сәнгатьтән, җыр-моңнан һич кенә дә ераклашмаган, бизмәгән икән бит авыл кешесе!
Мин моңа соңгы елларда егылып китап укучыларны күреп бер инансам, бусы икенчесе булды. Зифа, Нәбирә, Рәмзия, Гөлчәчәк кебек язучыларның (алары да - татар хатын-кызлары!) китапларын кулдан кулга йөртеп, ярыша-ярыша, фикерләшеп-әйткәләшеп укыйлар биредә. Компьютер, телевизор, аудио, видео бөтен аңыбызны томалый, дип чаң сугып ятканда, авылыбыз өчен яңа ачыш булды бу! Шәпләп-матурлап, чын тормыш чытырманлыкларыннан чыгарга юл күрсәтеп, яшәүдән ямь табарга өйрәтеп язучы булса, укучысы табыла икән ләбаса!
Инде менә Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова өчен төн буе җан аттык, шаккаттык, сокландык, ә иң мөһиме - горурландык. Горурланмаслыкмы әллә - Мәскәүнең иң олы сәхнәләренең берсендә ике татар кызы җитәкләшеп, төп җиңүчеләр булып, басып калды бит! Татар кызларының чын татарча җырламавы бераз күңелне кытыклап торса да, сөенеч-шатлыкның чиге юк. Әле алда башланып кына килүче җыр дөньясы, өметләнәбез - җырларлар! Татар халкына армый-талмый хезмәт итү, алынган бүләк һәм исемнәрне аклау - аларның төп бурычы хәзер.
Җиңү яулаган минутларында да, җиңүченең исемен ишеткән мизгелдә дә кулларын җибәрмичә, бер-берсенә карап елмаеп, кочаклаша, шатлыкларын уртаклаша алулары да соклану тудырырлык кызларның. Җиңелү ачысын йота белгән сөйкемле Эльмирага, җиңү яулап та гади, тыйнак кына елмаеп, көндәшен кысып кочаклаган гүзәл Динәгә ничек сокланмыйсың!? Татарга гына хас, никадәр сабырлык, тыйнаклык, батырлык?! Афәрин, кызлар! Аларга карап татар халкын күзаллады бит дөнья, кавем ул кичне...
Кызлар! Татар кызлары! Соңгы вакытта татар халкын танытуда кызларыбыз сөенечле җиңүләр яулыйлар. Мәскәүдә үткән «Россия гүзәле» бәйгесендә татар кызы Элина Кирәеваның (Башкортстан) олы җиңүе, Казаннан Эвелина Юнысованың Америкада узган Халыкара матурлык конкурсында Гран-прига ия булуы, Альбина Җамалиеваның Кытайда узган бәйгедә дөньяның иң чибәр ун кызы исемлегенә керүе... Ниһаять, үзебезнең районның Көчек авылыннан 17 яшьлек Миләүшә Гыймранованың кул көрәшендә Россия һәм Европа чемпионы булуы!..
Без хаклы рәвештә горурланабыз: алар бит - безнекеләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading