16+

Америка дигәч тә...

Безнең балачак «бәхетле социализм» илендә үтте. Инша яза башласак та, кем туган илен әйбәтрәк итеп мактый, шул яхшы билге ала иде.

Америка дигәч тә...

Безнең балачак «бәхетле социализм» илендә үтте. Инша яза башласак та, кем туган илен әйбәтрәк итеп мактый, шул яхшы билге ала иде.


Бервакыт тарих дәресендә укытучы Америкадагы эшсезләр, балаларның газета сатып көн күрүләре турында, гомумән, алардагы яшәү шартларын бик начар итеп сөйли. Без андагы халыкны жәлләп утырабыз. Шунда Хөснулла исемле шук кына сабакташыбыз: «Әй апа, кем барып караган инде анда. Бәлки алар бездән шәбрәк яшиләрдер», - дигән сүзләр ычкындырды. Моның өчен ул тиешле җәзасын алды. 40 минут басып торды. Гомумән, «Америка» сүзен телгә алырга куркыныч чаклар күп булды. Инде ул ике ил арасында «тимер пәрдә» ачылгач, чит илгә китәргә атлыгып торучылар күбәя башлады. Кайбер мәгълүматлар буенча, бүген 68 процент россияле үз балаларының чит илдә укуын тели икән. Ә 37 проценты бөтенләй шунда яшәвенә каршы түгел. Анда ресторанда савыт-саба юучымы, җыештыручы булып эшлиме - аларга барыбер, акча гына тапсын. Танышларым арасында да андыйлар шактый. Кайткач, Америкадагы тормыш турында сөйләп туймыйлар. Шуларның берсе: «Андагы автобус йөртүчеләрнең ничек культуралы икәнлеген белсәгез икән. Кузгалып киткәнче, башта кайсы маршрут белән, күпме баруын әйтеп, хәерле юл тели», - дип сөйли башлады. «Тукта, тукта, елатасың», - дип, әңгәмәдәшемнең сүзен бүлдем. Их, үзебездәге кызыл автобус шоферларын, кондукторларын шунда командировкага җибәрәсе иде дип уйлап куйдым. Ничек хезмәт күрсәтергә икәнен өйрәнеп кайтырлар иде. Алда торган Универсиаданы да күздә тотып әйтүем.
Америкада яшәп кайткан танышым сөйләгәннәрдән аларның бигрәк тә киемгә исләре китмәве гаҗәпләндерде. «Киемеңне эчке ягы белән кисәң дә, сиңа игътибар итүче юк», - диде ул. Бездә ярый, анысын тиз күрәләр. Бервакыт үзебездә шундый күренешкә юлыктым. Автобуста барганда, өлкән яшьтәге бер ханым утырган җиреннән кофтасын салып, кире киеп куйды. Эчке ягы белән кигәнен янында басып баручылар әйткән икән. Кием мәсьәләсендә Америкадан үрнәк алмасак та ярый анысы. Мәсәлән, иң элек аларда кулланылышта булган джинсылар бездәге егет-кызларның да яраткан киеменә әверелде. Без студент чакта күренекле язучыбыз, остазыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең дәрестә сөйләгәннәре истән чыкмый. «Джинсыны Америкада эшкә генә кияләр, ә бездә - рәешкә», - ди торган иде. Чыннан да, яшьләрнең генә түгел, хәтта урта буынның да театрларга, концертларга джинсылардан йөрүе килешеп бетми. Соңгы вакытта инде, Америка халкы кер үтүкләми, дип, бездә дә кайберәүләр аны модага кертергә маташа. Монысы инде ялкаулык галәмәте. Чит илдән үрнәк алганда начарын түгел, яхшысын үзебезгә өлге итеп алсак, хәерлерәк булыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading