16+

Аны «Таныш моңнар» аша «таныйм»

Илдар Юзеевны мин «Таныш моңнар» пьесасы аша «таныйм». Авылыбызда нефть табылгач, 1953 елда нефтьчеләр фатирларда тора башладылар. Шунлыктан йортларга электр, радио керде. Радиоузел эшли башлады. Мәктәп хорында башлап җырлаучы идем мин. Радиоузелга җырларга чакырганда шул «Таныш моңнар»дагы «Резедә» җырын авылым халкына яратып башкара идем. Талант иясе, күренекле шагыйребезгә 3 гыйнварда...

Аны «Таныш моңнар» аша «таныйм»

Илдар Юзеевны мин «Таныш моңнар» пьесасы аша «таныйм». Авылыбызда нефть табылгач, 1953 елда нефтьчеләр фатирларда тора башладылар. Шунлыктан йортларга электр, радио керде. Радиоузел эшли башлады. Мәктәп хорында башлап җырлаучы идем мин. Радиоузелга җырларга чакырганда шул «Таныш моңнар»дагы «Резедә» җырын авылым халкына яратып башкара идем. Талант иясе, күренекле шагыйребезгә 3 гыйнварда...

Илдар Юзеевны мин «Таныш моңнар» пьесасы аша «таныйм».
Авылыбызда нефть табылгач, 1953 елда нефтьчеләр фатирларда тора башладылар. Шунлыктан йортларга электр, радио керде. Радиоузел эшли башлады. Мәктәп хорында башлап җырлаучы идем мин. Радиоузелга җырларга чакырганда шул «Таныш моңнар»дагы «Резедә» җырын авылым халкына яратып башкара идем.
Талант иясе, күренекле шагыйребезгә 3 гыйнварда 80 яшь тулган булыр иде. Авиатөзелеш районының 29 нчы китапханәсендә шул уңайдан әдәби-музыкаль кичә уздырдык. Кичәләребезне Г.Тукайның «Туган тел» җыры белән башлап, А.Ключаревның Г.Зәйнашева сүзләренә язган «Туган җирем - Татарстан» җыры белән тәмамлау безнең бер матур традициягә әйләнде инде хәзер.
Кичәбезне Илдар Юзеев белән күп аралашкан һәм аның улы Салават белән дә таныш булган шагыйрь һәм галим Хәнәфи Бәдигый башлап җибәрде. Шагыйрьнең улы Салават Юзеев та килгән иде. Ул халкыбызның әтисенә булган ихтирамына, югары бәя бирүенә үзенең рәхмәтен белдерде.
Кичәдә Илдар Юзеев шигырьләренә язылган җырлар күп яңгырады. Нурания Хәсәнова башкаруындагы «Яшь наратлар», Әнүрә Гомәрованың «Кыр казлары артыннан», Әминә Гайсинаның «Кайтам инде», Фәния Хәйдәрованың «Мәтрүшкәләр», Фәүзия Хәсәнованың баянда үзе уйнап башкарган «Янар чәчәк» пьесасыннан «Фәүзия җыры», «Таныш моңнар» пьесасыннан Мәүлидә Мингалееваның «Резедә җыры» белән дәвам итте ул.
Шигырьләр дә читтә калмады, билгеле. Оркыя Мөхәммәтшина «Китү» белән «Утыраек әле чак кына», Гөлнур Зәйнетдинова «Сан алу», Ләлә Лотфуллина «Язылмаган поэма» белән «Өзелгән тәсбих», Мәүлидә Мингалеева «Очты дөнья читлегеннән» белән «Өзелмәсме кыллар» шигырьләрен башкарып, кичәне ямьләндерделәр.
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге безнең эшебезгә хөрмәт белән карый, бәяли. Әлеге бүлек рәисенең урынбасары Рәмзия Галәметдинова быел да бу кичәдә клуб әгъзаларын тәбрикләде, зур уңышлар теләде.
Клуб эшенең максаты руслаша башлаган клуб әгъзаларын үз телләрендә сөйләштерү генә түгел, ә олуг шәхесләребезнең тормыш һәм иҗат юллары белән таныштыру һәм әсәрләрен укыту да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading