16+

«Аша, балам, кеше өлешен...»

- Бөтен җирдә таныш, блат кирәк инде хәзер. Һәрбер нәрсәдән файда табарлык булмасаң, яшәп тә торасы юк. Менә балалар өчен бушлай бирелә торган сөт продуктларын гына алыйк. Ул безгә тиеш түгел, чөнки балам сау-сәламәт, ирем эшләп тапкан керем кеше башына тиешле суммадан ике мәртәбә артык, үзем сигез меңгә якын пособие...

«Аша, балам, кеше өлешен...»

- Бөтен җирдә таныш, блат кирәк инде хәзер. Һәрбер нәрсәдән файда табарлык булмасаң, яшәп тә торасы юк. Менә балалар өчен бушлай бирелә торган сөт продуктларын гына алыйк. Ул безгә тиеш түгел, чөнки балам сау-сәламәт, ирем эшләп тапкан керем кеше башына тиешле суммадан ике мәртәбә артык, үзем сигез меңгә якын пособие...

- Бөтен җирдә таныш, блат кирәк инде хәзер. Һәрбер нәрсәдән файда табарлык булмасаң, яшәп тә торасы юк. Менә балалар өчен бушлай бирелә торган сөт продуктларын гына алыйк. Ул безгә тиеш түгел, чөнки балам сау-сәламәт, ирем эшләп тапкан керем кеше башына тиешле суммадан ике мәртәбә артык, үзем сигез меңгә якын пособие алам. Ә нигә бушлай алып булганда мин аңа акча әрәм итәргә тиеш әле? Әнә башы эшләмәгәннәр сатып алсын. Сырхауханәдә эшләүче бер танышымнан, баланың гемоглобины түбән дип, кәгазь ясаттым да, вәссәлам, рәхәтләнеп алып ятам сөт ризыкларын. Кечкенәсе ашамый ашавын, аның каравы мәктәптә укучы улым бик ярата.
Бик җылы гына барган әңгәмәбез шул җиренә җиткәч, танышым Рузиләнең сүзләрен ишетмәс булдым, чөнки кылт итеп әле кичә генә елап шалтыраткан икенче бер танышым Эльвираның сүзләре күңелемә килде.
- Педиатр, бушлай сөт продуктлары алырга мөмкин түгел, чөнки ул тиешле бер сандагы кешеләргә генә бирелә. Артыгы юк дигәч, елый-елый чыгып киттем бүлмәсеннән. Инде дүрт ай баланың авырлыгы һаман бер килеш тора, артмый. Тиеш булса да бирмиләр бит, - дип өзгәләнгән иде Эльвира. Олы баласының сәламәтлеге бик шәптән булмаганга, эш арты эш алыштырып йөргән Эльвира ахырда бөтенләй эшен ташларга мәҗбүр булды. Олысына тугыз яшь тулгач, икенчесен алып кайтты. Куанып-шатланып йөргән ханымның шатлыгы әллә ни озакка сузылмады, балаларның әле берсе, әле икенчесе авырый башлады. Айлык гаилә кеременең өч-дүрт меңе даруларга, җиде меңе ипотекага алган фатирга, дүрт меңе кредитка алган машинага, дүрт меңгә якыны квартплата, телефон өчен түләүләргә китә. Иренең егерме мең тирәсе хезмәт хакы белән Эльвира алган минималь пособиене кушып яшәү өчен күпме калганлыгын исәпләп караганнан соң, йа Хода, шул кадәр акчага Казан кадәр Казанда ничек жан асрарга мөмкин икән, дип шаккатасың. Калган акчага дүрт кешелек гаилә әле киенеп, ашап торырга да тиеш икәнлеген күз алдыңа китерәсең дә шул ук вакытта кайберәүләрнең: «Аша, балам, кеше өлешен...» - дип куанып утыруларына хәйран каласың.
Дөрес, Эльвираның бәхетенә, аларның участок педиатрын алыштырдылар. Яңа табибә - мөселманча киенеп йөрүче мөлаем ханым - берсүзсез, Эльвираның бәләкәченә сөт ризыкларын бушлай алуга рөхсәт бирде. Әй шулвакыт аның өчен куануымны белсәгез!
Мин беренче балам белән декретта утырган вакытта сөт кухнясы теләгән һәркем өчен бирелә иде, аны бушлай өләшкәннән хөкүмәт бөлмәде, әниләр дә канәгать булды. Пособие исә бөтен кешегә нәкъ бер күләмдә - биш йөз сум бирелде, аңа ике кап подгузник тия иде. Аның каравы һәркем өчен бертөсле булгач, рус әйтмешли, «обидно» түгел. Ирең, каенанаң, туганнарың, балаларың алдында йөзең ак иде, язма героеннан гына әйтәм, чөнки аның пособиесе башкаларныкыннан аз булуын, балалары өчен «тырышмавын» еш исенә төшерәләр. Түлисе шунда бар хатын-кызга да алты-җиде мең тирәсе нәкъ бер төсле итеп пособиене, бирәсе һәр балага бушлай сөт ризыкларын! Үсә-үсә байга, хәерчегә аерылачак балаларга хет бишектә чакларында тигез итеп карасалар, әни кешеләрнең мәшәкатьле, кабатланмас, җәмгыятькә кирәксез вакытлары ямьлерәк үтәр иде. Байларга әллә ни тоелмаса да, таманча яшәгәннәргә коляска алырлык акча бит ул. Пособиене дә яшь ярымга кадәр түгел, ә пособие ала башлаганнан ел ярым бирсәләр, ничек шәп булыр иде! Әгәр шулай булса, пособиең беткәндә, балага ике яшь тула яза, ул чакта инде баланы балалар бакчасына бирүне ана кеше сабые алдындагы «җинаяте» дип кабул итмәс, тынычлап эшкә чыгар иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading