16+

Автоурындык алганчы, балагызның авырлыгын үлчәгез

Татарстанда «Балаларга - автоурындык!» Бөтенроссия социаль кампаниясе бара. Әлеге чараның максаты - җиңел автомобиль транспортында сабыйлар катнашындагы һәлакәтләрне киметү.

Автоурындык алганчы, балагызның авырлыгын үлчәгез

Татарстанда «Балаларга - автоурындык!» Бөтенроссия социаль кампаниясе бара. Әлеге чараның максаты - җиңел автомобиль транспортында сабыйлар катнашындагы һәлакәтләрне киметү.

Пассажир сыйфатындагы бала һәлакәткә юлыга икән, моның өчен иң беренче чиратта өлкәннәр җаваплы. Сәгатенә 8 километр тизлектә генә хәрәкәтләнгән җиңел автомобиль бәрелү дә иминлек каешына эләктерелмәгән кечкенә баланың үлеменә китерергә мөмкин. Сабыйны үз алдыңа утыртып бару тулы иминлекне тәэмин итми. Автомобиль кинәт туктаса яки бәрелсә, баланың авырлыгы 20 мәртәбәгә арта, шунлыктан, бер кеше дә баланы тотып кала алмаячак. Ата-аналар автоурындыкның зарурлыгын аңласыннар иде. Бу җайланма имгәнүләрдән 90 процентка саклый. Ләкин автоурындык балагызның авырлыгы төркеменә туры килергә тиеш. Димәк, автоурындык сатып алганчы, балагызның авырлыгын үлчәү һәм автоурындыкны куллану кагыйдәләрен катгый үтәү зарур.
12 яшькә кадәрге бала махсуслаштырылган автоурындыкта йөртелергә тиеш, әлеге таләп үтәлмәсә, 500 сум штраф салына. Юл сәфәренә чыккан ата-ана яки руль артындагы башка өлкән кеше штраф турында түгел, ә сабый гомере хакында җаваплылык тойсын, һәммә пассажирның иминлек каешын беркетүен таләп итсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading