16+

Балаларыма васыять

Табигый ки, һәрбер ата-ана баланың акыллы, тәүфыйклы булып үсүен, үзләренә таяныч, ярдәмче, картайган көннәрендә караучы булуын тели. Мин дә шул фикер, шул ният белән өч баламны төннәрен йокламыйча үстердем. Сәмәркандтан Ташкентка күченеп килгәч, балалар урамда калмасыннар, дип, университет белемем белән, Бөтенсоюз тоннель отрядына эшкә урнашып, 23 метр һәм аннан да...

Балаларыма васыять

Табигый ки, һәрбер ата-ана баланың акыллы, тәүфыйклы булып үсүен, үзләренә таяныч, ярдәмче, картайган көннәрендә караучы булуын тели. Мин дә шул фикер, шул ният белән өч баламны төннәрен йокламыйча үстердем. Сәмәркандтан Ташкентка күченеп килгәч, балалар урамда калмасыннар, дип, университет белемем белән, Бөтенсоюз тоннель отрядына эшкә урнашып, 23 метр һәм аннан да...

Табигый ки, һәрбер ата-ана баланың акыллы, тәүфыйклы булып үсүен, үзләренә таяныч, ярдәмче, картайган көннәрендә караучы булуын тели. Мин дә шул фикер, шул ният белән өч баламны төннәрен йокламыйча үстердем.
Сәмәркандтан Ташкентка күченеп килгәч, балалар урамда калмасыннар, дип, университет белемем белән, Бөтенсоюз тоннель отрядына эшкә урнашып, 23 метр һәм аннан да тирәнрәк җир астында, кичә генә зинданнан азат ителгән затлар белән әрләшеп, кирәк булса, кулга-кул тотышып алты ел эшләгәннән соң, Ташкентның бер бистәсендә дүрт бүлмәле фатирга ия булдым.
Тир түгеп тапкан хәләл акчамны кызганмадым, балаларымны җәйге каникул вакытларында төрле шәһәрләргә алып бардым.
- Балаларымны күп шәһәрләргә алып бардым, - дип әйтеп үттем. Әйе, сәяхәт итү ул - икенче белем алу кебек. Күбрәк йөргән саен, әйләнә-тирә дөньяны да күбрәк беләсең. Бу - исбатларга кирәк булмаган аксиома сыман.
Бала үстерү, аны тәрбияләп аякка бастыру ансат эш түгел. Аны сүз белән генә тәрбияләп булмый, шәхси үрнәк тә күрсәтергә кирәк. Минем әткәем эчмәде дә, тәмәке дә тартмады. Мин дә аның эзеннән киттем: эчмим, тәмәке тартмыйм. Үзең туры юлдан барсаң, балаң да шул юлдан китә.
Балаларыма белем бирергә тырыштым, өчесен дә музыка мәктәбендә укыттым. Олы кызымны 5 ел баянда, улымны 7 ел скрипкада уйнарга, кече кызымны да 5 ел дәвамында баян классына укырга җитәкләп йөрттем. Өчесен дә мәктәпкә алып бардым, алып кайттым. Ташкент ул - зур шәһәр. Советлар чорында, биләп торган мәйданы белән, Мәскәүдән кала, икенче урында тора иде. Яшь балаларны үзләрен генә чыгарып җибәреп булмый. Алар өчесе дә бер чорда укымады. Шулай итеп, 17 ел дәвамында балаларымны музыка мәктәбенә озатып-каршы алып яшәдем.
Олы кызым Дөнья телләре университетын, кече кызым Мәскәү дәүләт гуманитар университетының юридик факультетын тәмамлады. Аллага шөкер, балаларым картайган көнемдә минем өчен ныклы терәк-таяныч булырлар, дип теләп калам. Миңа җитмеш яшь тулды. Хәерле, бәхетле картлык булсын. Амин. «Яшь барган саен, акыл керә», - дигән борынгылар. Тормыш тәҗрибәсе дә артканнан-арта бара.
Кемгәдер син ярдәм итәсең, кемдер сиңа ярдәм күрсәтә. Шулай булырга тиеш тә. Фәкать шуны белергә кирәк: кешеләр ике категориягә - бирүче һәм алучы адәмнәргә бүленә. Алучы категориядәге адәмнәрдән ераграк торыгыз. Алар белән аралашмагыз. Алар - куркыныч кешеләр.
Тел турында берничә сүз. Һәр кешенең үзенең Туган теле - Ана теле була! Ике ана теле булмый. Юньле кеше башта үзен-үзе хөрмәт итәргә тиеш, аннан соң гына башкаларны. Үзенең Ана телен белгән кеше үзен-үзе хөрмәтли вә рухи яктан бай була. Минем иң зур байлыгым - тел! Татар телен үзем ничек белсәм, сезне дә шулай өйрәттем, сезгә телне өйрәтергә, бирергә тырыштым. Аллага шөкер! Балаларым да, оныкларым да татарча сөйләшәләр, җырлыйлар! Мин бик шат!
Җитмеш яшь ул аз түгел. Мәңгелек дөньяны да кайгыртыр вакыт җитте. Без бит бу фани дөньяга мәңгелеккә килмәдек. Без биредә вакытлыча гына... Үлемнән курыкмыйм, сырхау булып ятуымнан гына куркам. Ходай сакласын! Инде оныкларыма, оныкчыкларыма тормыш юлын кем белән үтәргә? Без - татарлар! Тормыш юлын татар милләтеннән булган кеше белән үтегез. Татарга өйләнегез, татарга кияүгә чыгыгыз! Бәхетле буласыгыз килсә, минем сүземә колак салыгыз.
Балаларым, мин үлгәч, Казан зиратына, зинһар, җирләмәгез! Казанда, зиратны 20 елдан соң бульдозер белән тигезләп, 16 катлы биналар төзиләр. Минем 16 катлы бина астында ятасым килми. Бабакайларым, әбекәйләрем, әткәем, апам яткан Оренбург өлкәсендәге Икенче Зубочистка исемле авыл зиратына - Урал (Җаек) дәрьясы буендагы биек тау башына җирләгез! Хәер-догагыздан, сәдакадан мәхрүм итмәгез!
Бергә бер-берегезнең кадерен белеп яшәгез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading