16+

Безне төрекләр дә укый

Фатих Кутлу сайлап тәрҗемә иткән, Әлфәт Закирҗанов кереш сүз әзерләгән ун әдибебезнең хикәясе Төркиянең «Hece Цукъ» журналының 4 декабрь-гыйнвар (2012-2013) санында «Хәзерге татар хикәясе» дигән исем астында дөнья күргән.

Әдипләрнең туган еллары буенча, анда Аяз Гыйләҗевнең «Күлмәк», Рабит Батулланың «Хәерче Габәш», Марсeль Галиевнең «Балачак әсирлегендә», Асия Юнысның «Бәби мунчасы», Дания Гайнетдинованың «Бәхет яшьләре», Галимҗан Гыйльмановның «Күңел күзең күрәме?», Рәмзия Габделхакованың «Китүчеләр», Зөлфәт Хәкимнең «Чын ярату», Ркаил Зәйдулланың «Ак эт» һәм Айгөл Әхмәтгалиеваның «Җиде ят» дигән әсәрләре кергән.
Мәгълүм булганча, Фатих Кутлу Казанда яши һәм инде шактый еллар буе төрек укучысын татар әдәбияты үрнәкләре белән таныштырып килә. Аның бу хезмәте дә кардәш халыклар арасындагы мәдәни багланышларны ныгытуга керткән саллы өлеше дип бәяләнүгә лаек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading