16+

Дәү әниләр күчтәнәче

Демократия дип әйтелә торган хәзерге чорның үз йолалары барлыкка килде. Шуларның берсе - презентация. Кеше үзен күрсәтергә теләсә, килгән кунакны сыйларга тиеш. Озатканда, матур пакетка салынган күчтәнәч бирү дә шул йоланың бер өлеше. Бервакыт Дәү әниләр оешмасы Биектауда үзенең күчмә киңәшмәсен үткәрә. Мәҗлескә Аксакаллар шурасы рәисе вазифаларын башкаручы Бернард әфәнде...

Демократия дип әйтелә торган хәзерге чорның үз йолалары барлыкка килде. Шуларның берсе - презентация. Кеше үзен күрсәтергә теләсә, килгән кунакны сыйларга тиеш. Озатканда, матур пакетка салынган күчтәнәч бирү дә шул йоланың бер өлеше.
Бервакыт Дәү әниләр оешмасы Биектауда үзенең күчмә киңәшмәсен үткәрә. Мәҗлескә Аксакаллар шурасы рәисе вазифаларын башкаручы Бернард әфәнде Касыймов та чакырыла. Мондагы сөйләшүләр этноэкология, тәрбия мәсьәләләренә багышлана.
Җәмгыятьне савыктыру өчен, эчкечелектән, наркоманиядән, гаиләләр таркалуыннан һәм тагын күп проблемалардан котылырга кирәк. Болар элек татарлар арасында булмаган диярлек. Барысы да читтән кертелгән гадәтләр. Дәү әниләргә дә, аксакалларга да эш күп хәзер. Читтән кертелгән гадәтләр өстенлек алмаска тиеш. Бик борынгы заманнарда хәзерге кебек полиция дә, санап бетергесез дәүләт органнары да булмаган. Җәмгыятьтә тәртипне аксакаллар сүзе белән тотканнар.
Дәү әниләр оешмасын төзүдә башлап йөргән Тәнзилә Миңнеханова тыңлаучыларның колагына файдалы фикерләрне күп ишеттерә. Кунакларны озатканда, Бернард әфәнде Касыймовка күчтәнәч итеп табасы белән каз бәлеше бирәләр. Нишләсен кунак, ала. Тик кайтышлый ул бәлешне «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшләүчеләргә бирә.
Бу вакыйгага шактый вакыт үтсә дә, онытылмый. Чөнки Бернард әфәнденең күчтәнәчне башкалар белән бүлешүе үк аның чын аксакал булуын күрсәтә. Үз йолаларыбыз, гадәтләребез белән яшәсәк кенә безгә читнекеләр үтеп кермәс.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading