16+

Гармун моңы яшәртә

Бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә үзләренең гармун моңнары белән ямь өстәгән гармунчыларның урыны элек-электән һәрчак түрдә булган. Казанда моннан унбиш ел элек оешкан «Татар гармуны» ансамбле дә шәһәрдәге мәдәни чаралардан беркайчан да читтә калмый. Аның җитәкчесе Диллюс Мәҗитов - яшь чагыннан ук сәнгатькә гашыйк кеше. Әтнә районының Күәм авылыннан килгән егет Казанда һөнәр...

Гармун моңы яшәртә

Бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә үзләренең гармун моңнары белән ямь өстәгән гармунчыларның урыны элек-электән һәрчак түрдә булган. Казанда моннан унбиш ел элек оешкан «Татар гармуны» ансамбле дә шәһәрдәге мәдәни чаралардан беркайчан да читтә калмый. Аның җитәкчесе Диллюс Мәҗитов - яшь чагыннан ук сәнгатькә гашыйк кеше. Әтнә районының Күәм авылыннан килгән егет Казанда һөнәр...

Бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә үзләренең гармун моңнары белән ямь өстәгән гармунчыларның урыны элек-электән һәрчак түрдә булган. Казанда моннан унбиш ел элек оешкан «Татар гармуны» ансамбле дә шәһәрдәге мәдәни чаралардан беркайчан да читтә калмый. Аның җитәкчесе Диллюс Мәҗитов - яшь чагыннан ук сәнгатькә гашыйк кеше. Әтнә районының Күәм авылыннан килгән егет Казанда һөнәр училищесында белем ала. Яшьтән биергә, гармун уйнарга ярата, спектакльләрдә катнаша ул. Диллюс шул елларда күренекле артист һәм режиссер Рәфкать Бикчәнтәев белән аралаша башлый. «Наемщик»та уйнаганнан соң, танылган композитор Салих Сәйдәшев белән таныша. Хәер, ул үзе дә җырчы һәм педагог Зөләйха Хисмәтуллина, язучы Самат Шакир белән бер нәселдән. Артист Касыйм Шамил аның җизнәсе була.
Гомер буе заводта эшләгәндә дә Диллюс абый гармуныннан аерылмый. Химиклар мәдәният сараенда Рамил Курамшин җитәкләгән гармунчылар ансамбленә шатланып йөри. Гармунчыларның Ф.Туишев исемендәге конкурсында һәм Бөтенроссия «Түгәрәк уен» фестивалендә лауреат була. Пенсиягә чыккач, үзе дә «Татар гармуны» ансамблен оештырып җибәрә.
Диллюс абый туган якларына Сабан туе бәйрәменә кайткач та авылга гармун моңнары тарата. Күәм авылындагы музейда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Диллюс Мәҗитовка багышланган экспозиция эшләп куйганнар.
«Татар гармуны» ансамбленә алты гармунчы һәм алты җырчы хатын-кыз йөри. Унбиш ел эчендә араларыннан мәңгегә китүчеләр дә шактый. 84 яшьлек Наил абый Мирсәяпов пенсиягә чыккач кына гармунда уйнарга өйрәнгән. Ә инде җыр - аның яшьлек юлдашы. Туган ягы - Чистай районының Яуширмә авылында укыганда сыйныфташ малайлары тәнәфесләрдә аны: «Әгәр җырламасаң, сине кайтканда тотып кыйныйбыз», - дип куркыта торган була. Әнә шул иптәшләренә рәхмәтле ул.
Казанда Рәис Сафиуллин җитәкләгән ансамбльгә килгәч, ул егеттән «Хуш авылым»ны җырлата. «Гармунда уйнап җырлау яшәтә дә, яшәртә дә», - ди Наил абый.
«Татар гармуны» ансамбленә Ләбибә Шәрипова, Рәйсә Садыйкова, Шәфыйка Сибгатуллина инде җиде ел буе йөри. Вячеслав Семин, рус милләтеннән булса да, татар көйләрен яратулары аркасында, хатыны белән бергә шушы ансамбльдә. Бүгенге көндә бу пар Киров районының «Кристалл» балалар иҗаты үзәгендә шөгыльләнә. Әле күптән түгел шәһәрдә үткән «Балкыш» фестивалендә дә алар беренче урынга ия булды. Диллюс Мәҗитов җитәкләгән әлеге ансамбльгә йөргән өлкәннәргә карап сокланырга гына кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading