16+

Гайбәткә батмыйк әле

Шәһәр уртасында үз йортыбыз белән торган чак иде. Бер ишегалдында берничә гаилә яшибез. Шундагы ике хатын истә калган. Усалларның усаллары иде. Апалы-сеңелле болар, ир күргән кешеләр түгел. Дөньяда нинди кабахәт сүзләр бар - барысы да алар телендә. Булмаган эшләрне бар итеп сөйләшергә, кеше «чәйнәргә» яраталар, күршеләр белән тынышмыйлар иде алар....

Гайбәткә батмыйк әле

Шәһәр уртасында үз йортыбыз белән торган чак иде. Бер ишегалдында берничә гаилә яшибез. Шундагы ике хатын истә калган. Усалларның усаллары иде. Апалы-сеңелле болар, ир күргән кешеләр түгел. Дөньяда нинди кабахәт сүзләр бар - барысы да алар телендә. Булмаган эшләрне бар итеп сөйләшергә, кеше «чәйнәргә» яраталар, күршеләр белән тынышмыйлар иде алар....

Шәһәр уртасында үз йортыбыз белән торган чак иде. Бер ишегалдында берничә гаилә яшибез. Шундагы ике хатын истә калган. Усалларның усаллары иде. Апалы-сеңелле болар, ир күргән кешеләр түгел. Дөньяда нинди кабахәт сүзләр бар - барысы да алар телендә. Булмаган эшләрне бар итеп сөйләшергә, кеше «чәйнәргә» яраталар, күршеләр белән тынышмыйлар иде алар. Әти-әни белән дә шундый ук мөнәсәбәттә иделәр. Олы апа фатир алгач, әти-әнине үзе белән алып китте, алар котылдылар. Ә без калдык... Хатынга «һөҗүм» аеруча каты. Ә ул табигате белән йомшак.
«Рафаэль, син бу фронтта бервакытта да җиңүче булмаячаксың, алар белән сүз ярыштыру файдасыз. Горур бул, дәшмә, дәшмәсәң, син - «җиңүче». Табиб буларак әйтәм, алар - вампирлар. Әмма алар гайбәтчеләр классыннан», - дип киңәш бирде бер табиб танышым.
Аңлатмалы сүзлектә «гайбәт» сүзенең мәгънәсе «төгәл булмаган яисә уйлап чыгарылган мәгълүматларга нигезләнгән хәбәр» дип бирелә. Һәркемгә мәгълүм: «сарафан радиосы» үз эшен кешелек тарихы барлыкка килгән көннән башлап җибәргән. Элемтәне җайга салу өчен, аралашу кирәк булган, ә үзара әңгәмәләр вакытында мәгълүмат «күпергән», бик нык үзгәртелгән. Бүген дә ике яки берничә кеше очрашса, бер-берсе белән яңа гына ишеткән хәбәрләрне уртаклашмый калмыйлар. «Җәмәгатьчелек фикере» фонды үткәргән сораштырудан күренгәнчә, кешеләрнең көндәлек аралашуы 20-30 процентка имеш-мимешләр җиткерүдән тора.
Динебездә гайбәт сөйләү зур гөнаһларның берсе булып санала. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткәнчә, мөселманнарда сүз тарату үлгән туганыңның итен ашау белән бер.
Гайбәтче булып танылу җиңел, ә менә кешеләрнең ышанычын кабат яулавы бик авыр. Кайвакыт хәтта мөмкин дә түгел. Хәбәрне башкаларга да ирештергәнче, ахырын уйласак иде. Ялгыш адым ясап, казыган чокырыбызга үзебез үк егылып төшмик...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading