16+

Халатлары ак – җаннары пакь!

Теш сызлавыннан кем генә интекмәгән икән? Шул газаптан коткаручы теш табибларының хезмәтенең никадәр авыр һәм катлаулы булуын аңлап та бетермибез бугай әле. «Түзегез, хәзер бетә», - дия-дия, бозылган тешне безелдәтеп кыручы табибларны хирурглар дип тә атарга мөмкиндер, чөнки бу процесс операция дәрәҗәсендә. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, Алексеевскидагы район стоматология сырхауханәсендә...

Теш сызлавыннан кем генә интекмәгән икән? Шул газаптан коткаручы теш табибларының хезмәтенең никадәр авыр һәм катлаулы булуын аңлап та бетермибез бугай әле. «Түзегез, хәзер бетә», - дия-дия, бозылган тешне безелдәтеп кыручы табибларны хирурглар дип тә атарга мөмкиндер, чөнки бу процесс операция дәрәҗәсендә. Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, Алексеевскидагы район стоматология сырхауханәсендә 22 ел хезмәт куйган Илдар Хисмиев турында бу көннәрдә мактау сүзләре әйтмичә ярамас, чөнки Алексеевский районының барлык авылларында һәм бистәләрендә аны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Үз эшен намуслы башкаруы белән генә түгел, матур йөзле һәм әдәпле булуы белән дә, ягымлы карашы белән дә, егетләрнең асыл заты булып, күпләгән дәваланучыларның ихтирамын яулаган ортопед табиб. Әхлак нормаларын үтәп яшәүче Илдар әле дә егетләр кебек яшь. Аның яхшы гадәтләре, холкы әти-әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Урта Тигәнәле авылында яшәүче әтисе Габделфәт белән әнисе Хәния эшчән, өлгер улларыннан бик разый.
Илдар Габделфәт улы елына уртача 3 мең кешегә теш куя икән. Бюджет сырхауханәсендә инде 22 ел эшли. Шәхси милек булдырырга, байлыкка омтылмый ул. «Биш намазны үтәүче хәләл җефетем Венерам, зиһенгә ия улым, кызым бар. Миңа рәхмәтле, илтифатлы пациентларым бар. Миңа башка берни дә кирәкми», - ди ул.
Инде шул 22 ел буена авыр, катлаулы хезмәт куйган ортопед табиб Илдар Хисмиевка атказанган табиб исеме бирү вакыты да килеп җиткәндер. Моны район хакимият башлыклары исәпкә алсыннар иде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading