16+

Халыкны һаман алдыйлар

Бервакыт хат ташучы: «Менә сезгә Мәскәүдән бандероль җибәргәннәр», - дип, кәгазь бирде. Укып карасак, бертуган сеңлем исеменә икән бу. Әмма аны 781 сум акча түләп алырга кирәк. Сеңлемнең генә беркайчан да почта аша әйбер алырга заказ биргәне юк. Элемтә бүлегенә баргач, аның хезмәткәре, кызыксынып, нәрсә җибәргәннәр икән дип караса, «йолдызнамә...

Бервакыт хат ташучы: «Менә сезгә Мәскәүдән бандероль җибәргәннәр», - дип, кәгазь бирде. Укып карасак, бертуган сеңлем исеменә икән бу. Әмма аны 781 сум акча түләп алырга кирәк. Сеңлемнең генә беркайчан да почта аша әйбер алырга заказ биргәне юк.
Элемтә бүлегенә баргач, аның хезмәткәре, кызыксынып, нәрсә җибәргәннәр икән дип караса, «йолдызнамә календаре» (гороскоп) булып чыкты. «Бандерольне алмасагыз, үзләренә кире җибәрергә була», - дигәч, җиңел сулап куйдым. Шулай эшләдек тә.
Кечкенә календарьне бөтен ил буенча җибәреп, җиңел генә акча эшлиләр икән, дигән фикергә килдем шуннан соң. Халыкны төрле юллар белән талауның бер ысулыдыр инде бусы да.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading