16+

Хәбәр сал, дустым!

Исәнмесез, кадерле редакция! Сезгә хат язучы күрше Башкортстаннан хезмәт ветераны - пенсионер Тимерьян Салих улы Хабирьялов. Мин Сезнең редакция әзерләгән «Атна вакыйгалары» газетасын бик яратып укыйм, көтеп алам. Рәхмәт Сезгә. Минем сезгә бик зур үтенечем бар. Кукмарадан Фәрит Нәзиб улы Зарипов дигән кешене эзләп табасым килә. Без аның белән 1970-1978...

Исәнмесез, кадерле редакция! Сезгә хат язучы күрше Башкортстаннан хезмәт ветераны - пенсионер Тимерьян Салих улы Хабирьялов. Мин Сезнең редакция әзерләгән «Атна вакыйгалары» газетасын бик яратып укыйм, көтеп алам. Рәхмәт Сезгә. Минем сезгә бик зур үтенечем бар. Кукмарадан Фәрит Нәзиб улы Зарипов дигән кешене эзләп табасым килә. Без аның белән 1970-1978 елларда Тын океан флотында бер корабльдә хезмәт иттек. Башта сроклы хезмәт, ә аннан мичман булып. Аның Гүзәл исемле тормыш иптәше дә шул яклардан иде. Минем кәләшем Альмира исемле иде. Без, гаиләләр белән дуслашып, кунакка йөрештек, ерак җирләрдә булсак та, татарлар икәнебезне онытмадык. Мин үзем гармунда өздереп татарча уйный, ә дустымның кәләше Гүзәл бик матур җырлый иде.
Редакциядән: Фәрит абый! Безнең газетаны укыйсыздыр дип өметләнәбез. Дустыгызның адресы редакциядә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading