16+

Ходайдан сәгатең суксамы...

Хатын-кыз ап-ак күлмәк киеп кияүгә чыгу турында туганнан ук уйлый башлый диләр түгелме әле?! Берничә көн элек «Вконтакте» сайтындагы шәхси битемә кайчандыр шактый ук якын дуслар, төркемдәшләр булган, әмма соңгы ике елда элемтәләребез өзелгән танышымнан смс-хәбәр килеп төште.

Ходайдан сәгатең суксамы...

Хатын-кыз ап-ак күлмәк киеп кияүгә чыгу турында туганнан ук уйлый башлый диләр түгелме әле?! Берничә көн элек «Вконтакте» сайтындагы шәхси битемә кайчандыр шактый ук якын дуслар, төркемдәшләр булган, әмма соңгы ике елда элемтәләребез өзелгән танышымнан смс-хәбәр килеп төште.

Минем хәлләрне сорашкан да, үзенекен язып киткән. «Кая югалдың, дисеңдер инде син мине. Уртак танышлардан беркем белән дә аралашкан юк. Һәркайсының шәхси тормышы, гаиләләре бар. Күбесе балалар үстерә. Ә мин менә һаман шулай ялгызым каңгырап йөрим. Ярты ел элек бер егет белән «гражданский брак»та яшәдек. Мин, кияүгә чыгам, дип йөрдем, ә ул ташлап китте. Фатирдан чыгып киткәненә инде ике ай була. Ә син молодец, Зөһрә. Ак көнләшү белән көнләшәм. Күз тимәсен. Бәхетле генә була күр!»
Нишләптер шушы кыска гына хәбәр берничә көн уйланып йөрергә мәҗбүр итте. Шулай шул, вакытында гаилә дә корасы, тупырдап торган, яшәүнең төп яме булган сабыйлар да сөясе килә. Әле җитмәсә 20 яшьне ваклый башлау белән үк таныш-белешләр: «Кайчан кияүгә чыгасың инде?» - дип тинтерәтә. Ә инде пар канат булып яшәп тә, гаиләдә бәби тавышы ишетелмәсә: «Нишләп һаман бала алып кайтмыйсыз?» - дип сорау алулар башлана. Шуңа күрә, билгеле бер яшькә җиткәч, туташлар гаилә кору турында тагын да ныграк уйлана башлыйлар.
Университетта бик яхшы укыган, берничә тел белгән, уңышлы эшкә урнашкач та карьера баскычыннан күтәрелүне беренче урынга куйган, төп максаты чит илгә китү булган икенче бер төркемдәшем Зөлфия дә бүген сөеп туймаслык кызчык үстереп ята. Егете өйләнү турында кистереп кенә берни дә әйтмәгәч, ул, махсус программада катнашып, Грант откан иде. Берничә айга Германиягә китәргә тиеш иде. Ул бу турыда күптәннән хыялланды. Әмма... китәренә берничә көн кала, барысы да пыран-заран килде. Сөйгәне кызның кулын сораган икән! «Бу юлы гаиләне сайладым. Ә башкасына җитешербез», - дигән иде ул миңа, елмаеп. Менә шулай ул, Ходайдан сәгатең суксамы...
Һәрберебезнең дә йортында бәрәкәт, гаиләсендә иминлек булса иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading