16+

Иң кадерле кунак язучының әнисе иде

Заманында Аяз Гыйләҗев: «Әгәр Галимҗан Гыйльмановның «Албасты»сын укымаган булсам, татар әдәбияты өчен борчылып үләр идем», - дигән икән, бу - язучы өчен зур бәһа.

Иң кадерле кунак язучының әнисе иде

Заманында Аяз Гыйләҗев: «Әгәр Галимҗан Гыйльмановның «Албасты»сын укымаган булсам, татар әдәбияты өчен борчылып үләр идем», - дигән икән, бу - язучы өчен зур бәһа.

Бүгенге әдәбиятта яратып укыла торган авторларның берсе булган Галимҗан Гыйльмановның иҗаты күпкырлы. Прозада, поэзиядә яки драматургиядә дисеңме - һәр өлкәдә үзен сынаган язучы ул. Соңгы елларда балалар өчен шигырьләре дә укучыларны кызыксындыра башлады. Галимҗан әдәбият мәйданына үзенә генә хас алымнар алып килүе белән аерылып тора.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльмановның Казан федераль университетында узган иҗат кичәсенә аның каләмдәшләре, уку йорты галимнәре, студентлар килгән иде. Биредә иң хөрмәтле кунак язучының әнисе Назилә апа булгандыр.
Хезмәттәше Гөлшат Нигъмәтуллина юбилярга Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.
«Бу кичәнең уңышы әнкәй белән бәйләнгән. Беренче шигыремнең басылып чыкканына да 40 ел вакыт узган», - дип белдерде язучы. Гыйльманов хакында каләмдәше Вакыйф Нуриев: «Әгәр ул Бабич иҗатын гына өйрәнгән булса да әдәбият тарихына кереп калган булыр иде», - дигән икән, ул аның зур хезмәтләр башкаруын күздә тоткандыр. Вакыйф әфәнде аның «Шәһри Казан» газетасында басылган хикәяләрен укып та сөенүен әйтте.
Галимҗан Гыйльманов университет профессоры Фәрит Яхин әзерләгән билет сорауларына да җавап бирде. Университет студентлары Галимҗан абыйларын, экранда гына булса да, яшьлек елларына алып кайттылар, үткән юлын искә төшерделәр. Алар белән беррәттән, юбиляр үзенең әнисенә багышланган шигырен дә, балалар өчен язылганнарын да тамашачыга җиткерде. Халык шагыйре Роберт Миңнуллин да Назилә апага үзенең шигырь юлларын багышлады.
Г.Гыйльмановны Башкортстаннан килгән якташлары да тәбрикләде. Катнашучыларга ул китапларын бүләк итсә, Вакыйф Нуриев исә аның яңа гына табадан төшкән китабын үзенә тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading