16+

Җиңүче НУР

Татар халкының каһарман улы Газинур Гафиятуллин Лениногорск районының Сугышлы авылында 1913 елда туган. 1941 елның июленнән - фронтта. Сержант Г.Гафиятуллин Икенче Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясе 37 нче укчылар дивизиясенең 20 нче укчылар полкында отделение командиры урынбасары булып хезмәт итә.

Җиңүче НУР

Татар халкының каһарман улы Газинур Гафиятуллин Лениногорск районының Сугышлы авылында 1913 елда туган. 1941 елның июленнән - фронтта. Сержант Г.Гафиятуллин Икенче Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясе 37 нче укчылар дивизиясенең 20 нче укчылар полкында отделение командиры урынбасары булып хезмәт итә.

1944 елның гыйнвар аенда Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре Псков өлкәсен азат итү өчен авыр сугышлар алып бара. Якташыбыз хезмәт иткән полк азатлык маршын Калинин өлкәсендә башлаган була. 14 гыйнварда полкның ике батальоны өлкәләр чигендә урнашкан Освище авылын азат итәргә тиеш була. Капитан Бушуев ротасы авылга беренче булып бәреп керә, иң алда исә сержант Гафиятуллин отделениесе бара.
Газинур Гафиятуллинны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән документта мондый юллар бар: «...сержант Гафиятуллин һөҗүм сугышлары вакытында үзенең аеруча кыю сугышчы, Ватаныбызның чын патриоты икәнлеген күрсәтте, отделение сугышчыларын үз үрнәгендә тәрбияләде. Сугышчан бурычны һәрчак уңышлы үти иде. Освище (кайбер чыганаклардан Овсищево) авылына һөҗүм иткәндә ул, беренче булып, дошманның танкка каршы торучы батареясына гранаталар ташлады, андагы сугышчыларны юк итте, һәрберсен әсир алды.
Шуннан соң, сугышчылар тагын атакага күтәрелделәр. Якындагы дзоттан пулемет атып тора иде. Ул пехота һөҗүмен тоткарлады. Шунда сержант Гафиятуллин рядовой Александр Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын кабатлады.
Немец пулеметчысы баш күтәрергә дә ирек бирми иде. Бер кулына - автоматын, икенчесенә граната тоткан сержант Гафиятуллин дзотка таба шуышты. Бераз якынайгач, аңа төбәп, гранатасын ташлады, аннары, сикереп торып, үз гәүдәсе белән дзот амбразурасын каплады. Шулай эшләп, ул сугышчан бурычының үтәлүен тәэмин итте.
Сержант Гафиятуллин һәлак булды, аның тәнендә 20дән артык пуля ярасы бар иде. Ул үлде, әмма дошманын җиңеп үлде. Сержант Гафиятуллин каһарманлыгы нәтиҗәсендә укчы полк сугышчылары атаканы дәвам иттеләр һәм Освище яулап алынды, бу бәрелештә дошманның шактый күп солдаты сафтан чыгарылды.
Немецларга каршы көрәштәге шушы каһарманлыгы өчен сержант Гафиятуллин Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә лаек...»
Әйе, 1944 елның 4 июнендә аңа (үлгәннән соң) Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены белән бүләкләнә. Батыр Псков өлкәсенең Мякотино-Иваново авылында җирләнә. Бөгелмә шәһәрендә һәм Сугышлы авылында аңа һәйкәл куелган. Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләрендәге урамнар аның исеме белән аталган.
Танылган язучы Габдрахман Әпсәләмовның документальлеккә корылган сугыш хикәяләрендә нык ихтыярлы, куркусыз кешеләр, актык тамчы канына хәтле фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшүче геройлар үзәккә куела. Язучы әсәрләренең нигезендә тормыштан алынган факт ята, ә геройлары замандашларыбыз була. «Газинур» романы да тарихи чынбарлыкка нигезләнеп, реаль тормышта булган вакыйгалар тәэсирендә иҗат ителә.
1950 елда «Газинур» романы басылып чыга. «Газинур» турында мин сугыш елларында уйлый башладым. Газинур Гафиятуллинга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы Указны укыгач туды ул уй. Гази - җиңүче һәм шуңа өстәп: нур. Җиңүче нур. Менә шушы «Җиңүче нур» күкрәге белән амбразураны каплап һәлак була. Бу - табыш иде. Романның исемен шунда ук билгеләдем. Шушы уй һәм романның исеме күңелдә йөрде», - дип искә ала Г.Әпсәләмов.
Бу көннәрдә без - яңа буын вәкилләре, моннан 70 еллап элек булган тарихи вакыйгаларны сокланып искә алабыз. Утлы еллар хатирәсе яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә һәммәбез өчен үрнәк булып тора. Ә «Газинур» романы бу мәсьәләдә - алыштыргысыз чыганак.
Өстәп шуны да әйтергә кирәктер: 13 октябрьдә Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның тууына 100 ел тула. Бу дата киң җәмәгатьчелек тарафыннан республика күләмендә билгеләп үтүгә, һичшиксез, лаек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading