16+

IQны кайда үлчәргә?

«Әйдә, уйныйбызмы?» дигән сорауга гадәттә: «Юкны сөйләмә! Кеше күрсә, нәрсә әйтер», - дип җавап бирәбез. Дустым, уен шуның өчен уен бит инде ул. Хәрәкәтле уеннардан баш тартсаң, акыл белән эш йөртә торганнарын сайлый аласың. Бүген интеллектуаль уеннар үз популярлыгын югалтмый. Шахмат, сүзләр белән уйнау, хәтта «Кем миллионер булырга тели?», «Көчсез...

IQны кайда үлчәргә?

«Әйдә, уйныйбызмы?» дигән сорауга гадәттә: «Юкны сөйләмә! Кеше күрсә, нәрсә әйтер», - дип җавап бирәбез. Дустым, уен шуның өчен уен бит инде ул. Хәрәкәтле уеннардан баш тартсаң, акыл белән эш йөртә торганнарын сайлый аласың. Бүген интеллектуаль уеннар үз популярлыгын югалтмый. Шахмат, сүзләр белән уйнау, хәтта «Кем миллионер булырга тели?», «Көчсез...

«Әйдә, уйныйбызмы?» дигән сорауга гадәттә: «Юкны сөйләмә! Кеше күрсә, нәрсә әйтер», - дип җавап бирәбез. Дустым, уен шуның өчен уен бит инде ул. Хәрәкәтле уеннардан баш тартсаң, акыл белән эш йөртә торганнарын сайлый аласың.
Бүген интеллектуаль уеннар үз популярлыгын югалтмый. Шахмат, сүзләр белән уйнау, хәтта «Кем миллионер булырга тели?», «Көчсез звено» кебек башкатыргыч тапшырулар да алда атап кителгән төргә кертелми икән. Хәзерге вакытта «интеллектуаль» мөһере «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Брейн-ринг», «Безнең уен», «Эрудит-квартет» кебек уеннарга гына сугылган.
«Алтын урта» мөселман яшьләре җәмгыятенең чираттагы чарасы да интеллектуаль уеннарга багышланды. Башта уеннар индивидуаль төстә үтте. Мәсәлән, катнашучылар тартмадагы предметларны истә калдырып, аларны язарга тиешләр. Өченче уенда аңлатмалы сүзлектән гади халык телендә булмаган сүзләр бирелде, уенчылар аларның мәгънәләрен аңлатып язды. Юмор хисенә бай уенчылар әллә нинди кызык билгеләмәләр уйлап тапты. Аннан соң, дөрес җаваплар белән бергә, барлык катнашучыларның билгеләмәләре дә тәкъдим ителде. Мәсәлән, «айданчик» (сарык итендәге сөяк) сүзенең нәрсә аңлатканын мин шушы чарада гына белдем.
Аннан соң кызлар һәм егетләр «Брейн-ринг» уенына кереште. Авыр булып тоелган сорауларга да гади җаваплар була. Мәсәлән, «Нинди савыттан ашап булмый?», «Син нинди сорауга «юк» дип җавап бирә алмыйсың?» дигәннәре.
Гомумән, катнашучыларга интеллектуаль уеннар ошады. Хәтта араларыннан берсе: «Мин үземнең мондый уеннарны яратканымны белми идем дә әле!» - дип, үзе өчен Америка «ачты».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading