16+

Истәлек китабы кирәк

«Булгария» теплоходы фаҗигасе гел тынгылык бирми. Бу фаҗига бөтен Россияне тетрәндерде. Мондый хәлне аксакаллар да хәтерләми. Идел буенча пароходлар да, дизель электроходлар, теплоходлар да йөзгән, әмма бу елга гасырлар буе пассажирлар утырткан бер судноны да йотмаган.

«Булгария» белән су төбенә китүчеләрне туганнары, таныш-белешләре искә алып торалар. Теплоход баткан урыннан ерак түгел истәлек символлары да куйдылар. Шәпше авылында батып үлүчеләр истәлегенә мәчет тә салына. Бу мәрхәмәтле, изге эшләр. Ә менә анда һәлак булучылар истәлегенә, һәрбер туристның фамилиясен теркәп, истәлек китабын нәшер итү турында уйлансак, ул кирәкле эш булыр иде. Әлеге фаҗигадә һәлак булучыларның туганнары, дуслары аларга багышлап бәетләр чыгарганнардыр, бәлки тагын әйтәсе сүзләре бардыр. Бу истәлек китабына һәлакәткә очраучыларның фотосурәтләрен дә урнаштырырга мөмкин булыр иде. Анда Идел төбеннән теплоходны күтәрү фотосурәтләре дә урнаштырылса, туганнары һәм дуслары тарафыннан яклау табар иде. Истәлек китабы киләчәк буыннар өчен дә, хәзерге заманда яшәүчеләргә дә бик кирәк.
«Булгария» теплоходында һәлак булган кешеләрнең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашам. Исән калучыларның тормышлары дәвам итә, аларга сабырлык, түземлелек телим. Елга һәм диңгез флоты дәүләт кулында булырга тиеш дип саныйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading