16+

Казанның ике йөзе

Күптән түгел танылган филокартист, тарихи открыткалар туплаучы хаҗи Абдулла Дубинның «Иске Казан» дигән альбомы дөнья күрде. Альбомда автор тупланмасындагы иске Казан күренешләре белән беррәттән, яңа Казан фотосурәтләре дә тәкъдим ителә.

Казанның ике йөзе

Күптән түгел танылган филокартист, тарихи открыткалар туплаучы хаҗи Абдулла Дубинның «Иске Казан» дигән альбомы дөнья күрде. Альбомда автор тупланмасындагы иске Казан күренешләре белән беррәттән, яңа Казан фотосурәтләре дә тәкъдим ителә.

Казанның тарихы белән кызыксынучыларга раритет открыткаларны шул ук ракурстан төшерелгән яңа фотосурәтләр белән чагыштыру мөмкинлеге бар. Тарихи биналар һәм шәһәр күренешләренең нинди үзгәреш кичерүен белергә, гомумән, туган як тарихы белән тулырак танышырга теләүчеләр өчен альбом аеруча кызыклы булыр. Ә һәрбер фотосурәт астындагы татар, рус һәм инглиз телләрендәге аннотация исә альбомны тагы да баета, шәһәребезнең истәлекле урыннары турында өстәмә мәгълүмат бирә.
Альбомның байлыгы һәм уникальлеге - төзүчесенең күп еллар дәвамында тарихи шәһәр белән ихлас кызыксынуының чагылыш табуы.
«Бер үк корылманың ике сурәте - әйтерсең ике яссылык, үткәннән һәм хәзергедән, кичәгесе көннән бүгенгегә ике караш», - ди Абдулла Дубин кереш сүзендә. Ул һәркемгә дә фотосурәтләрне ашыкмыйча чагыштырып карарга куша. Шуңа да, альбомны кулга алган һәр кеше, дөнья мәшәкатьләрен онытып, без мизгелгә булса да, үткәннәр белән бүгенге көннәр арасындагы вакыт дәрьясына чумса икән, дигән теләк туа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading