16+

Көчле ил белән һәрчак санлашалар

23 февраль көне безгә, совет чорында тәрбияләнеп формалашкан һәркемгә, иң кадерле, әһәмиятле, тантаналы көннәрнең берсе иде. Иде дим, чөнки СССР дип аталган мәгърур илебез таркалып, җәмгыятебез яшәү рәвешен төптән үзгәртеп, капиталистик системаны кабул итеп алганнан соң, әлеге көннең мәгънәсе бетте, шулай да аны Ватанны яклаучылар көне дип билгеләп узалар.

Көчле ил белән һәрчак санлашалар

23 февраль көне безгә, совет чорында тәрбияләнеп формалашкан һәркемгә, иң кадерле, әһәмиятле, тантаналы көннәрнең берсе иде. Иде дим, чөнки СССР дип аталган мәгърур илебез таркалып, җәмгыятебез яшәү рәвешен төптән үзгәртеп, капиталистик системаны кабул итеп алганнан соң, әлеге көннең мәгънәсе бетте, шулай да аны Ватанны яклаучылар көне дип билгеләп узалар.

Совет Армиясе көне дип аталган 23 февраль безнең иң дулкынланып көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе иде!
1918 елның 15 гыйнварында В.И.Ленин тарафыннан Эшче-крестьян Кызыл Армиясе төзү турында декретка кул куела һәм шул ук елның 1 февралендә Эшче-крестьян Кызыл Флоты да төзелә.
Гаҗәеп дәрәҗәдә катлаулы һәм авыр эшне башкарып чыгуны Коммунистлар партиясе үз өстенә ала. Корыч тәртип принципларына нигезләнгән Кызыл Армия, дөнья тарихында тиңе булмаган авырлыкларны җиңеп чыгып, социалистик системага корылган беренче дәүләт төзергә ярдәм итә.
1918 елның 23 февралендә яшь Кызыл Армия, Псков һәм Нарва шәһәрләре янында герман басып алучыларын туктатып, Петроград шәһәрен саклап калуга ирешә һәм шул вакыттан башлап әлеге көн Кызыл Армиянең туган көне буларак бәйрәм ителә башлый. Илен яраткан намуслы һәм гади кешеләргә таянып, Кызыл Армия үзенең көчен һәм осталыгын арттыра бара. Иленә, халкына тугрылыклы Кызыл Армия 1941-1945 елларда булып узган коточкыч Бөек Ватан сугышында илебезне генә түгел, бөтен дөньяны да фашизм чумасыннан азат итә һәм ул сугыштан соң Совет Армиясе исеме белән алыштырыла. Аннан соң да ул ныгуын һәм үсешен дәвам итә, СССРны иң көчле илләрнең берсе рәтенә чыгара.
Тормыш исбат иткәнчә, көчле белән һәрвакыт санлашалар, аңардан шүрлиләр һәм без, үзебезнең илебез белән горурланып, тыныч яшәдек, көчсезрәк, ярдәмгә мохтаҗ илләрне үз канатыбыз астына алдык. Безгә таянып бик күп илләр, колониаль системаны җимереп, үзләренә мөстәкыйльлек алуга ирештеләр.
Кораллы көчләребез хәзерге көндә бик аяныч хәлдә. Матбугат битләреннән күренгәнчә, армиягә барудан куркып качып йөрүчеләрнең саны йөз меңнәрчә, хезмәт итүчеләр частька барып урнашу белән чирләп егылалар, яисә бер-берләрен кыйнашып, имгәтү, үтерү дәрәҗәсенә үк барып җитәләр. Армия техник чаралар җитмәүдә кытлык кичерә, складлар яна, шартлый, көймәләребез бата, очкыч-вертолетларыбыз егылып төшә, көч структуралары үз илебез халкы белән сугыша, алар «кайнар нокта» дип атала. Армиядә бер көн дә хезмәт итмәгән кешеләр идарә итү, анда тамыр җәйгән коррупция аны тагын да көчсезләндерде.
Нәтиҗәдә Россия төрле яклап НАТО, АКШ гаскәрләренең күпсанлы системалары белән чорнап алынды. Хәтта Татарстаныбыз белән чиктәш Идел буенда - Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан Ульяновск шәһәре янында аларның зур хәрби базалары барлыкка килде.
Безнең белән дустанә, безгә таянып, мөстәкыйльлек алган, үсеш кичергән илләр, бомбаларга, ракета һөҗүмнәренә тотылып, пыран-заран китерелә, җитәкчеләре үтерелә, нефтьләре, байлыклары талап алына. Экспертлар, кара көчләр Россияне дә шушы язмышка дучар итәчәкләр, дип кисәтә.
Мин үзем, совет чорында хезмәт иткән офицер буларак, ил язмышы өчен бик борчылып яшим. Халкыбызның, аптырап калудан әхлакый йөзен югалтып түбән тәгәрәвен аңлап, аңына килүенә ышанам. Халкым, Туган илем яңадан аякка басар дип өметләнәм.
Минем инануым буенча, әгәр безнең тормышыбызда объектив дөреслек, гаделлек торгызылса, халкыбызның дәрте, рухы яңадан үсәр һәм ул җәмгыятьне ныгытуда алга барыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading