16+

Киләчәк – кызлар кулында!

Әни дәрәҗәсенә ия булган кеше, һичшиксез, изге кеше. Бары тик әни кеше генә үзенең сабыена карата эчкерсез, саф хисләр кичерә, мәхәббәт җимешен саклый, туендыра, тәрбияли.

Киләчәк – кызлар кулында!

Әни дәрәҗәсенә ия булган кеше, һичшиксез, изге кеше. Бары тик әни кеше генә үзенең сабыена карата эчкерсез, саф хисләр кичерә, мәхәббәт җимешен саклый, туендыра, тәрбияли.

Хәзерге яшьләр мө­нә­сә­бәт­ләренең этапларына күз төшерик: танышу, аралашу, ике-өч айдан соң кавышу, гаилә һәм бала... Бу - гаилә төзелүенең идеаль варианты. Ә бит күп очракта бала кавышусыз, никахсыз да туа. Элек яшьләр бер-берсен сынап, еллар буе аралашып йөргәннәр. Егетләр кызның күңелен яулар өчен ниләр генә эшләмәгән. Менә, мәсәлән, минем әтием әнине үзе өчен балачактан ук күзләп куйган. Үзенең тугрылыгы, мәхәббәте һәм игътибары белән әнине үзенә караткан. Әнием дә, үз чиратында, әтигә тугры калып, аны армиядән көткән. Хәзер исә мондый тугрылык мисаллары аз. Егет белән кыз аралашып туя икән, шундук башкасын табып, аның белән күңел ача башлый.
Инде хисләргә килгәндә, барысы да кызлардан тора дип әйтәсе килә, чөнки нинди егет белән йөрү - бары тик кызның гына теләге. Шуңа күрә дә: «Минем ирем (яки егетем) начар», - дип әйтүчеләр моңа үзләре гаепле. Ошамаса, сайламаска иде!.. Егет сайлау мәсь­әләсенә бик җитди карарга кирәк. Ул күңел ачып йөрү генә түгел. Ахыр чиктә барыбер гаилә корып, үз тормышыңны булдырып яшәргә кирәк булачак.
Бала үстерүдә, тәрбияләүдә әни кеше зур роль уйный. Ул баласы артыннан җыештыра, ашата-эчертә, сөйләшергә, йөрергә өйрәтә... Менә монда ана культурасы белән акылы чагыла башлый да инде. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән мәкаль үз эшенә керешә. Бала әти-әнисен үрнәк итеп куеп, аларның барлык эшләрен кабатлый.
Шуны әйтәсе килә: минем танышларым арасында да кияүгә чыкмыйча бала тапкан кызлар бар. Һәм күбесе югары уку йортында да белем алмаган. Бәлки, кайбер кызлар моның кирәген тапмыйдыр, тик үрнәк әни буласы килсә, аның нинди дә булса белеме булырга тиеш. Баласы үсеп, тормышны аңлый башлагач, анасына карап, ул да укымаган, яши бит әле, дип уйларга мөмкин.
Кызлар үзләре өчен түгел, ә якты киләчәкләре, булачак балалары өчен булса да, боларны истә тотып тормыш корсыннар иде. Безнең киләчәк - үзебез һәм балаларыбыз кулында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading