16+

«Кинода гына башкача ул»

Сугыш һәм хезмәт ветераны Мария Карасева-Евсеева, яше олы булуга да карамастан, тормышка өмет белән карый. Күптән түгел генә бирелгән фатиры балконыннан күпсанлы онык-оныкчыклары белән берлектә Кремльне, башкаланың көннән-көн матураюын күзәтеп хозурланырга ярата ул. «Хәзер тормышлар яхшы. Кибетләрдә, нәрсә телисең - шул бар. Башкалабыз күз алдында үзгәрә. Сугыш ветераннарын онытмаулары өчен...

Сугышка үз теләге белән китә Мария. Дөрес, хәрби комиссариатка беренче баруыннан ук мәсьәләне хәл итеп кайта алмый әле ул, 18е тулмаган була кызның. Әмма тиздән теләгенә ирешә. «Мин фронтка китәргә карар иттем. Шушы малай-шалайлардан кай җирем ким соң, - ди ул комиссарга. - Сынатмам!»
- Фронтта җиңел булмады, билгеле. Мин артиллерия разведкасында хезмәт иттем. Мәскәү астында башкала өчен бик зур әһәмияткә ия булган Шатура электростанциясен сакладык, - дип искә ала Мария Александровна. - Бервакыт шулай разведкада идек. Кар күп, шуңа күрә чаңгы белән йөрибез. Шул көнне дошман белән күзгә-күз очраштым. Аңа беренче атып өлгерүем сәбәпле генә исән калдым. Шуннан соң берничә көн тынычлана алмый йөрдем әле. Кинода гына башкача ул.
Мария Александровна Югары Ослан районының Коргуза авылында 1923 елда күп балалы гаиләдә туган. Аның әтисен - үз җирендә бар тырышлыгын куеп эшләүче кешене, колхозга керергә теләмәве аркасында, хөкем итәләр. Кызга 7 яшь чагында әниләре дә үлеп китә. Мария туганнары белән урамда кала. Кызны Алабугадагы балалар йортына озаталар. Техникумда укуын уңышлы гына төгәлләгәннән соң, Казан җитен комбинатына эшкә керә ул.
Баш очында минут саен үлем карчыгалары очып йөргән сугыш турында сөйләргә яратмый Мария Александровна. Әмма Ватанны саклау теләге бик көчле була аның. Авыр яраланып терелгәннән соң да сүнми ул теләк. Сугышчан хезмәтләре өчен 14 медале бар Мария Александровнаның. Тыныч тормышта озак еллар хисапчы булып эшли. 1976 елда лаеклы ялга чыкса да, өйдә тик ята алмый ул. Ветераннар эшендә актив катнаша. Ә эшне гомере буе яраткан. Оптимистлыгы һәм озын гомерле булуының да сере, үзе әйтүенчә, шунда гына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading