16+

Китапханә кирәк

«Татмедиа» ААҖ карамагындагы «Идел-Пресс» басмаханәсенең китапханәсеннән эшләп торучы журналистлар да, пенсионерлар да рәхәтләнеп файдаландылар. Мондагы китапханәче Луиза Шәйелмәрданова ярдәм сорап килүчеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, аларга кирәкле белешмәләрне биреп торды. Моннан кала биредә теләсә кайсы вакытлы матбугат сәхифәләрен укырга, кирәкле мәгълүмат табарга була иде. Күптән түгел ремонт вакытында...

«Татмедиа» ААҖ карамагындагы «Идел-Пресс» басмаханәсенең китапханәсеннән эшләп торучы журналистлар да, пенсионерлар да рәхәтләнеп файдаландылар. Мондагы китапханәче Луиза Шәйелмәрданова ярдәм сорап килүчеләрне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, аларга кирәкле белешмәләрне биреп торды.
Моннан кала биредә теләсә кайсы вакытлы матбугат сәхифәләрен укырга, кирәкле мәгълүмат табарга була иде.
Күптән түгел ремонт вакытында китапханәдәге китапларны, капчыкларга тутырып, складка күчерделәр дә шуннан бирле китапханәнең тагын кайчан ачылачагын белүче дә калмады. Ә айлар артыннан айлар үтә тора.
Газета-журналлар басмаханәсендәге бик күптәннән яшәп килгән китапханә кайчан кабат эшли башлар икән?
Әгәр аны электәгечә эшләтсәләр, матбугатта 35-40 ел эшләгән фәкыйрь пенсионерлар үзләре язган мәкаләләрне уку өчен шәһәрдәге бөтен «Горпечать» киоскларыннан үзләренә кирәкле газеталарны эзләп йөрмәсләр иде. Ә киосклардан да, башка җирдән дә татар газеталарының бик сирәген генә табып була. Безгә булганны бетерергә һич тә ярамый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading