16+

Күргән газапларын бүген дә онытмыйлар

Мәдәният йортына ул көнне армиягә алыначак егетләр белән очрашырга фронт юлларын үткән өлкәннәр дә чакырылган иде. Күкрәгенә орден-медальләр таккан бер ханымга әллә каян күзем төште. Ул Өлге авылыннан Хәтирә Сәлахова икән.

Күргән газапларын бүген дә онытмыйлар

Мәдәният йортына ул көнне армиягә алыначак егетләр белән очрашырга фронт юлларын үткән өлкәннәр дә чакырылган иде. Күкрәгенә орден-медальләр таккан бер ханымга әллә каян күзем төште. Ул Өлге авылыннан Хәтирә Сәлахова икән.

«Авылыбызны күреп китәрсез», - дип, безне дә үзе белән авылларына алып китте. Хәтирә апаның быел июль аенда 90 яшен тутырачагына ышанасы да килми. Төп-төз гәүдәсе белән, таяксыз-нисез, яшьләр сыман йөгереп кенә йөри. Күз тимәсен үзенә. Югыйсә, сугыш чорында ул күргән авырлыклар турында сөйләгәнен тыңлаганда күңелләр тула.
1942 елда 18 яшьлек кызны Кукмара районы хәрби комиссариатына чакыртып алалар. Татарстаннан егерме өч татар кызы белән бергә Ленинград фронтына җибәрәләр аны. Шунда 900 көн дәвам иткән блокадага эләгәләр. Аларга «Киров» заводын саклау бурычы йөкләтелә. Бәхетләренә, немец самолетлары өсләренә бомба ташлаганда да исән-сау калалар. Шартлаткычлары да, «Кызларны харап итмим» дигәндәй, землянкадан читкәрәк төшә. Көненә 200-300 грамм икмәк белән тукланып яши сугышчылар. Урамда ачлыктан егылып җан бирүчеләрне дә, җирдә тәгәрәп яткан мәет итен ашаучыларны да үз күзләре белән күрә Хәтирә апа. Үзе минут саен үлем көтеп яшәсә дә, догалар укый-укый теләкләр тели. Ул сугыштан язган хатларны туганнары да елый-елый укый. Җитмәсә аларны шигырь юллары белән дә башлый:
«Казарманың буйларына
Винтовкамны сөядем.
Туган-үскән илләремә
Кайтырмы икән сөягем».

Кызларның теләкләре кабул була. Аларның егерме дүрте дә фронттан исән-сау кайта. Сугыштан соң озак еллар үткәч, бервакыт Казанда Мәрьям исемле дус кызы белән очрашып, үткәннәрен искә төшереп елашып та алалар. Хәтирә туган авылы егете Мөбарәкҗанга кияүгә чыга. Ул да фронттан яраланып кайткан була. Калининград фронтында күргән газапларын бүген дә онытмый Мөбарәкҗан абый. Үлгән солдатларның гәүдәләре агып барган елгалардан да су эчәргә туры килә аларга. Пулеметчы егетне, ике аягы да яралану сәбәпле, туган җиренә кайтарып җибәрәләр. Сугыштан соң гомер буе шул чактагы снаряд кыйпылчыклары белән тилмерә ул. Аларны табиблар чүпләп бетерә алмый. Мөбарәкҗан абый 34 елдан артык тракторчы булып, Хәтирә апа 32 ел вокзал почтасында эшли. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Утны-суны кичкән бу ветераннарны заманында беренче Президент Минтимер Шәймиев тә кабул иткән. Мәктәпләрдә дә алар һәрвакыт көтеп алынган кунак. Үзләре күргән шомлы елларның хатирәләрен балалар күңеленә дә сеңдерәләр. Өлге авылының хөрмәтле ветераннары Сәлаховлар бүген һәр туар көнгә куанып, илебез күгенең аяз булуына сөенеп яшиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading