16+

Күршең рөхсәт бирсә, йокла

Яңа фатирга күчкәч, стена аша яшәгән гаилә бик тәртипле булып чыкмады. Ире дә, хатыны да эчәләр. Яшәү рәвешләре кычкырыштан, сугышудан тора. Кеше гаиләсе кемгә кирәк, әйдә яшәсеннәр үзләренчә, дияр идең дә, алай булмый шул. Совет елларында төзелгән йортларда стена аша барысы да ишетелеп тора. Стена аша барган спектакль 7-8 ел...

Яңа фатирга күчкәч, стена аша яшәгән гаилә бик тәртипле булып чыкмады. Ире дә, хатыны да эчәләр. Яшәү рәвешләре кычкырыштан, сугышудан тора. Кеше гаиләсе кемгә кирәк, әйдә яшәсеннәр үзләренчә, дияр идең дә, алай булмый шул. Совет елларында төзелгән йортларда стена аша барысы да ишетелеп тора.
Стена аша барган спектакль 7-8 ел дәвам иткәндер. Берзаман бу гаилә күченеп киткән дигән хәбәр ишетәм. Безнең йокы бүлмәсендә дә тынычлык урнашты. Подъезд икенче, тик балконнар рәттән иде безнең. Тынычлык 4 елга бардымы икән, тагын «буран» уйный башлады. Бу фатирга күчеп килүчеләрнең кызлары кияүгә чыккан, кияү дә монда яши. Төрмәдә утырган, наркоман икән. Теге алдагы гаиләнеке шикелле үк сценарий: кычкырыш, сугыш, елаш, савыт-саба ватыш...
2013 елның апрель аенда йокы бүлмәсендә тагын тынычлык урнашты. 32 яшьлек ирнең кинәт үлеп киткәнен әйттеләр - «передозировка». Наркоманның хатыны ике яшь бала белән ялгыз калган.
Россиядә төрле сәбәпләр аркасында үлүчеләр бик күп. Шулар арасында иң күбе - эчкечелек һәм наркомания.
Әйе, күршем артык «доза» алу нәтиҗәсендә үлемгә дучар булган. Бу турыда язуы да авыр. Әлегә чир күршемдә булса, икенче көнне минем өйгә дә керергә мөмкин бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading