16+

Кулдан-кулга йөргән җәрәхәтле Кырым

Узган атнада Екатерина II тарафыннан Кырымны Россиягә кушу турында манифест кабул ителүгә 230 ел тулды. Әлеге дата беркайда да, берничек тә билгеләп үтелми, безгә хәзер моның бернинди катнашы юк, Кырым ярымутравы күптән инде Украинага бүләк ителгән. Үзбаш булып яши башлаганнан бирле ике дистә елдан артык вакыт узуга карамастан, һаман үз...

Кулдан-кулга йөргән җәрәхәтле Кырым

Узган атнада Екатерина II тарафыннан Кырымны Россиягә кушу турында манифест кабул ителүгә 230 ел тулды. Әлеге дата беркайда да, берничек тә билгеләп үтелми, безгә хәзер моның бернинди катнашы юк, Кырым ярымутравы күптән инде Украинага бүләк ителгән. Үзбаш булып яши башлаганнан бирле ике дистә елдан артык вакыт узуга карамастан, һаман үз...

Узган атнада Екатерина II тарафыннан Кырымны Россиягә кушу турында манифест кабул ителүгә 230 ел тулды. Әлеге дата беркайда да, берничек тә билгеләп үтелми, безгә хәзер моның бернинди катнашы юк, Кырым ярымутравы күптән инде Украинага бүләк ителгән. Үзбаш булып яши башлаганнан бирле ике дистә елдан артык вакыт узуга карамастан, һаман үз кыйбласын таба алмаган Украина да бу вакыйгага бернинди дә әһәмият бирми. Үзләренең тарихи ватаннарына кайткан кырым татарларының әлеге манифестны яндыруын да «күрмәмешкә» салыша. Бер хатын: «Иремә әллә ниләр әйтеп бетердем, яшәрлеген калдырмадым, әле ярый үзе өйдә юк иде», - дигән, имеш. Шуның төсле, үзе булмаганда Украина да Россиягә бераз этлек эшли алуыннан тәм таба бугай.
Ә уйлап карасаң... Кырым татарларының ризасызлык белдереп яндырган әлеге манифест гамәлдән чыгарылган очракта, Украина ярымутраудан колак кагачак һәм Россия Кырымны үзенә кайтара алачак.
Тарих битләреннән
Әлеге беркатлы фараз томаннарын куып тарату өчен, тарихка күз салыйк. 1783 елда Екатерина патшабикә Кырымны Россия канаты астына алырга карар кыла. Манифестта әйтелгәнчә, Кырымның сәяси җитәкчеләрен Россия империясе составындагы «ирекле» автономия булу канәгатьләндерми һәм алар Сәхиб Гәрәй урынына икенче хан сайларга ниятли. Сайлауларда «ирек һәм гаделлек»не тәэмин итү йөзеннән, Кырымга хәрби көчләр озатырга туры килә. Әлеге көчләрне тәэмин итү өчен, дәүләт казнасыннан 12 миллион сум акча тотылып, ярымутраудагы күтәрелеш бастырыла, нәтиҗәдә, алда телгә алынган манифест кабул ителә. Анда әйтелгәнчә, «бу адым татарларның бәйсезлеге турында төзелгән элеккеге үзара килешүләрне юкка чыгара».
Кырымның аннан соңгы тарихы - Таврия губернасы, РСФСР, УССР һәм бүгенге бәйсез Украина составындагы автономияле республика.
Екатерина манифесты Россиягә каршы
Россиянең моңарчы Кырымны кире кайтарырга омтылуы уңышсыз булды, хәтта Севастополь белән дә берни барып чыкмады. Ул чорда «таркалмас» Союз составындагы Украина ССР белән РСФСР - икесе дә бертигез хокуклы бәйсез республикалар һәм соңгысы Украинага Севастополь буенча бернинди дәгъва белдерә алмый - 1954 елда кабул ителгән указда бу хакта берни әйтелмәгән.
Заманында «бөек державаның бөтенлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү» йөзеннән кабул ителгән Екатерина манифесты бүген Россия файдасына түгел. Юридик яктан караганда, Екатерина манифесты гамәлдән чыгарылган очракта, Кырымның автономия буларак Россиягә кушылуы турындагы 1774 елгы килешү үз көченә керә. Украина исә ул вакытта үзе дә, Кырым кебек үк, Россия составындагы автономия генә була. Әгәр дә тагын да тирәнгәрәк китеп, бу килешү дә бетерелсә... Ул чагында Мәскәү, Истанбул һәм Кырым катнашында 1681 елда төзелгән өчьяклы Бакчасарай килешүе үз көченә керәчәк. Аның нигезендә, хәзерге Украина территориясенең өчтән бер өлеше кырым татарлары Мәҗлесе карамагына туры килә.
Ә Кырым халкына ни кирәк?
Әлеге тема блоггерлар арасында да зур бәхәсләр ту­дыра. Хәтта Кырымны Россиягә кушып, Татарстанның ав­тономиясе итәргә дигән тәкъдимнәр дә очраштыра. Әмма без фаразлап утырган белән генә нәрсә үзгәрә? Ә җирле халык үзе ни тели соң? СССР таркалганда Россия составында калырга теләп, узган гасырның туксанынчы еллар уртасына хәтле совет паспортлары белән йөргән Кырым халкы, Чечен сугышы башлангач, бу уеннан кире кайта башлый. Кушылырга теләмәүнең тагын бер сәбәбе - бирегә кесә тулы долларлар белән Россия эшмәкәрләренең агылуы. Бүген Кырымда татарлар саны арта бара. Ә аларның хәтереннән 1944 елгы депортация фаҗигасе җуелмаган әле.
Россиягә кушылырга теләүчеләр - Совет чорында күчеп килеп, куылган җирле халык төзеп калдырганны ватып-туздырып, һаман шул чорны сагынып яшәүчеләр. Алма пеш, авызыма төш, дип утырып кына алма пешми, аңа тәрбия кирәк. Кырымның үзен-үзе тәэмин итәрлек хәле булса, кем генә булмасын - татары, украины, урысы һ.б. - берсе дә беркем белән дә кушылмыйча, киресенчә, аерылып чыгып, үзбаш булып яшәрләр иде. Аларны да аңларга була: туйганнар инде тегендә-монда кушылып йөрүдән...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading