16+

Кыш бабайларның УРАК ӨСТЕ

Тиздән яңа ел җитә. Бу көннәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә шау-гөр килеп чыршы бәйрәмнәре үткәрелә. Шундый чараларның берсендә «ШК» хәбәрчесе дә бер сәгатькә Кыш Бабай тунына кереп, «шабашкада» эшләп карады.

Кыш бабайларның УРАК ӨСТЕ

Тиздән яңа ел җитә. Бу көннәрдә балалар бакчаларында, мәктәпләрдә шау-гөр килеп чыршы бәйрәмнәре үткәрелә. Шундый чараларның берсендә «ШК» хәбәрчесе дә бер сәгатькә Кыш Бабай тунына кереп, «шабашкада» эшләп карады.

Шабыр тиргә батып, балаларның да, аларның әти-әниләренең дә, балалар бакчасы мөдиренең дә күңеленә хуш килә алу, һәркем белән уртак тел табып, игътибарыңны өләшү җиңел эшләрдән түгел икән. Бу көннәрдә яраткан сабыен сөендерергә теләгән һәркем өенә Кыш бабай чакыртырга ашыга, йә булмаса, үзе сакал тегү белән шөгыльләнә. Әлеге форсаттан файдаланып калырга ашыгучыларның саны арта бара. Социаль челтәрләр гизгәндә «Кыш бабай» дип язып телефон номеры эленгән статусларның да бихисап булуын күрәсең. Берәүләр биш йөз сумга да риза булса, икенчеләре «сакаллы картлач» күрсәтәчәк хезмәт өчен берничә меңнән башлап, биш-ун меңгә кадәр бәя күтәрә.
Кайчандыр «ШК»да хезмәт куйган, хәзер «Безнең спорт», «Интертат.ру» газеталарында эшләүче журналист Радик Сабиров бу эш белән инде дүртенче ел рәттән шөгыльләнә икән. Өч ел элек ул яңа ел төнендә сәгать 10да булган соңгы заказыннан 10 мең сум акча эшләгән. «Быел 23 декабрьдән башлап 2 гыйнварга кадәр заказларым бар. Инде аларның санын да төгәл әйтеп бирә алмыйм, илледән артты кебек. Кар кызы булып хатыным йөри. Безнең сыман йөрүчеләр шактый, подъездлардан кергәндә бер-беребезне сәламлибез. Татарлар Кыш бабай чакыртуда русларга караганда тыйнаграк, шулай да без күбрәк татар балалары өчен тырышабыз. Беренче татар Кыш бабае Гамил Нур иде, бу идеяне ул бирде. Үз балаларымны котларга да аны чакырам. Без костюмнарыбызны татар милли бизәкләре белән тектердек. Беренче елларны реклама бирдем, ә хәзер социаль челтәр аша гына игълан ясыйм. Күбрәк ата-аналар, бер-берсенә сөйләп, үзләре рекламалый. Узган ел хезмәт күрсәткән гаиләгә барганда программа алыштырыла. Бәяләр программаның катлаулылыгына һәм ничә балага хезмәт күрсәтүгә бәйле. Билгеле, 29 декабрьдән башлап яңа ел төненә якынлашкан саен, бәя үсә бара. Эш барышында социаль катламнарның, балага бирелүче бүләкләрнең төрлелеген күреп, тагын бер гаҗәпләнәсең. Тырышкан кеше бу көннәрдә кесәсен йөз меңгә кадәр калынайтып кала ала. Ә иң мөһиме - балаларны сөендерә», - ди «Кыш бабай» Радик Сабиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading