16+

Әлифбабыз югалмасын!

Рус телендә чыга торган вакытлы матбугат битләрендәге атналык телепрограммаларда ТНВ каналы тапшырулары атамаларында бернинди тел кагыйдәләренә сыймый торган хаталар җибәрелә. Мәсәлән, «Дин вә хэят», «Дэуләт», «Хонэр», «Хоршидэ-Моршидэ», «Жэмгыять», «Нэсыйхэт», «Бэхет бэхасе», «Sина Миннэн Sэлам», «Мэдэният доньясында» һ.б.

Телепрограмманы телевидение белгечләре төзеп редакцияләргә җибәрә торгандыр. Нигә аларны белгеч-филолог карап, төзәтеп чыкмый икән? Яңа алфавит уйлап чыгарырга маташалар ич. Туган телебезне бозалар!
Ә чынбарлыкта исә, татар балаларына гына түгел, русларга да татар телен укытып маташабыз бит. Татар хәрефләрен кириллица белән алмаштырып, укучылар башын ничек бутарга белмибез. Татар программаларын дөрес итеп татарча язарга кирәктер. Укысыннар, күнексеннәр, мәгънәсен аңламасалар, иптәшләреннән сорасыннар. Рус балаларына һич югында сөйләм телен өйрәнергә җиңелрәк булачак.
Ә менә ITV каналында чит ил атамалары тәрҗемәсез кертелә: «Fashion», «Off-SiDE».
Туган телебез, әлифбабыз югалмасын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading