16+

Машина алганга бер сөенәм, мең көенәм

Бүгенге көндә Казанда һәр гаиләдә дә диярлек автомобиль бар. Мин дә кешедән калышмаска булдым әле: машина сатып алдым. Элек җәяү урам аркылы чыкканда юл бирмәгән шоферларны пыр туздырып сүксәм, хәзер тегеләренә дә, боларына да эләгә. Элек һәр егет машинада чапкач, аны йөртү, сатып алу чүп эш кенә дип уйлый идем....

Машина алганга бер сөенәм, мең көенәм

Бүгенге көндә Казанда һәр гаиләдә дә диярлек автомобиль бар. Мин дә кешедән калышмаска булдым әле: машина сатып алдым. Элек җәяү урам аркылы чыкканда юл бирмәгән шоферларны пыр туздырып сүксәм, хәзер тегеләренә дә, боларына да эләгә. Элек һәр егет машинада чапкач, аны йөртү, сатып алу чүп эш кенә дип уйлый идем....

Бүгенге көндә Казанда һәр гаиләдә дә диярлек автомобиль бар. Мин дә кешедән калышмаска булдым әле: машина сатып алдым. Элек җәяү урам аркылы чыкканда юл бирмәгән шоферларны пыр туздырып сүксәм, хәзер тегеләренә дә, боларына да эләгә.
Элек һәр егет машинада чапкач, аны йөртү, сатып алу чүп эш кенә дип уйлый идем. Әмма ул бик тә мәшәкатьле нәрсә булып чыкты. Иң беренчесе, нинди машина карарга, тотылганнымы, әллә инде өр-яңаны сатып аласымы? Тотылганны аласы итсәң, яхшы яклары түбәндәгеләр: бәрелсәң дә, йөрәккә ул кадәр үк ачы тоз булып ятмый, йөрергә, өйрәнергә менә дигән вариант. Әле боларга өстәп, магнитофоны, антикоррозия, двигатель саклагычы, сигнализация, идәненә җәяргә «коврик», страховкасы, тонировкасы да үзендә була. Начар яклары - алгач та ватыла башласа, ник моны алдым икән дип җенләнәсең, элеккеге хуҗасын эт урынына сүгәсең. Димәк, тотылган машинаны алганда ук запас акча кирәк булачак.
Яңа машина, беренчедән, кыйммәт тора. Икенчедән, аны алгач та әле, үз кесәңнән «киендерергә» туры килә. Антикоррозия - 7300, двигатель саклагыч - 900, ковриклар - 800, сигнализация төренә карап - уртача 6000 сум тирәсе, страховка - 5000 чамасы, ЮХИДИдән номер алу 3000 сум тирәсенә төшә. Җәмгысы - 23 мең сум! Ә хәзер үз илебездә җитештерелгән «норма» яки «стандарт» комплектацияле машиналарның бәяләренә күз салып үтик: 21107 модель («җиделе») - 202 мең, 21134 модель («унөчле») - 270 мең, 21144 модель («ундүртле») - 282 мең, 21154 модель («унбишле») - 290 мең, 21121 модель («нива») - 326 мең, Лада Гранта - 239 мең, Лада Калина - 288 мең. «Люкс» комлектациялесе булганын алу өчен өстәмә 5-7 мең сум түләргә кирәк.
Машина эзләп бер ай эчендә дистәгә якын автосалонга кердем, бөтенесендә дә хаклары тиене-тиенгә чаклы тигез, бәйрәм-мазар вакытларында гына төрле ташламалар, бүләкләр ясап, бәяләрне уйнатып алалар.
Машинаны сатып алып кына эш бетсә ярый ла... Мин автосалоннан чыгышка ягулыкка 500 сум чыгарып салдым, куярга урын юк, стоянкада бер тәүлеге 60 сум тора.
Киләчәктә үзләре «тимер ат»ны йөгәнләргә теләүчеләргә киңәш шул: машина алма, башыңа бәла алма! Җәяү йөрүдән дә рәхәте юк! Әле моңарчы барасы җиргә бара алмыйча калган юк. Мин бүгенге көндә, машинам булса да, эшкә метрода йөрим. Шулай да стоянка өчен көн саен 60 сум түләп торам. Киләсе атнадан ишегалдында гына калдырмыйча булмас, ахры...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading