16+

Матур яшик

2013 ел Россия Президенты тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.

Матур яшик

2013 ел Россия Президенты тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.

Казаныбыз да көннән-көн матурлана, яңара, чистара. Чисталыкны, матурлыкны күргәндә күңел дә күтәрелә, үзең дә чистарынырга омтыласың. Ләкин шул матурлыкның, чисталыкның кадерен белмәүчеләрне күреп, йөрәк әрни. Мәктәпләрдә балаларга экологик тәрбия яхшырак бирелсә, бу кадәр үк пычрак булмас иде урам һәм ишегалларыбыз. Өр-яңа йорт стеналарын, ишек-коймаларын пычратып җилем сылап, реклама кәгазьләре ябыштырып китәләр. Буяулар белән ямьсез сүзләр язалар, рәсемнәр ясыйлар. Ябыштырганнар акча эшлиләр, ә ишегалды җыештыручылар шуларны куптарып йөри. Зуррак штрафлар салу исәбенә булса да, урамнарга реклама ябыштыруны тыйсалар иде.
Подъездларда реклама газеталары өелеп ята, алар белән урам, чүп савытлары тулы. Күпме агач кисеп, кәгазь ясап чүпкә әйләндерәбез. Электрон рекламалар да җитәрлек бит, яки, реклама ябыштыру өчен, зуррак белдерү такталары урнаштырырга иде. Чүп савытлары кечкенә, әле алары да азайды. Контейнерлар да урамнан читтә, ишегалдында. Машиналар куеп, керергә юл да калдырмыйлар. Чүп машинасы ишегалдына уза алмый.
Тагын бер мәсьәләгә игътибар иттем: бездә светофорлар бик тәбәнәк итеп урнаштырылган. Аларны биегрәк машиналар да, төрле щитлар да каплый. Бәлки шуңа күрәдер, аварияләр дә бик еш булып тора. Кайбер шәһәрләрдә урам уртасына кадәр бөгелгән биек баганалар белән, әллә кайдан күренеп торырлык итеп урнаштырылган бит алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading