16+

«Мөгаллим» җыр белән дәвалый

Ялгызлыктан үземә бер шөгыль табарга кирәк дип йөргәндә, «Мөгаллим» хоры чыгышын карадым. Алар белән танышкач, мине дә үз коллективларына чакырдылар. Укытучы булып эшләгәндә җырлап, бәйрәм саен концертларда катнашып яшәгәнгә, хорга бик теләп йөри башладым.

«Мөгаллим» җыр белән дәвалый

Ялгызлыктан үземә бер шөгыль табарга кирәк дип йөргәндә, «Мөгаллим» хоры чыгышын карадым. Алар белән танышкач, мине дә үз коллективларына чакырдылар. Укытучы булып эшләгәндә җырлап, бәйрәм саен концертларда катнашып яшәгәнгә, хорга бик теләп йөри башладым.

Коллективыбыз тату-тыныч, олы яшьтәгеләр. Хорга быел 35 ел тулды. Арада 25әр ел йөрүчеләр дә бар. Җитәкчебез - Мулланур Гаянович Габитов, университетта музыка факультеты укытучысы.
Ул безгә дә тавышны дөрес куярга, дөрес җырларга өйрәтә. Бик күп җырларны 2-3 тавышка җырлыйбыз. Күп тапкырлар конкурсларда, «ТНВ»да «Җырлыйк әле» тапшыруында булдык. Студентлар белән бергәләп тә чыгышлар ясыйбыз, аларның чыгышларын карарга да йөрибез. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне клубның янәшәсендә генә «Чәй йорты»нда үткәрәбез.
Мулланур Гаянович та һәрвакыт безнең белән, безнең күңелне күреп-күтәреп тора, ташлап китми. Барыбыз исеменнән дә аңа рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Вакытын кызганмыйча, олылар белән үзен дә бертигез куеп сөйләшә, киңәшләрен бирә. Коллективыбыз картая бара, арабызда 90 яшьтән узганнар да, 80-85 яшьлекләр дә бар. Иң яшебез дә 60ның аргы ягында, яңа тавышлар, талантлар бик кирәк безгә. Җырлап, күңел ачып яшәгәнгә шулай озын гомерле безнең җырчыларыбыз. Авыру эзләп дәваханәләрдә йөрергә вакытыбыз да, теләгебез дә юк.
Яшь пенсионерлар безнең хор турында белмиләр, ахры. Ялга чыгып, өегездә дүрт стена эчендә бикләнеп, картлыкны көтеп утырмагыз. Безнең хор Бауман урамында «Мәгариф хезмәткәрләре клубы»нда эшли. Май ахырында сезонны ябабыз да сентябрьдә яңадан җыелабыз, 2-3 сәгать тирәсе шөгыльләнәбез. Җырлау күңелне күтәрә, сулыш органнарына шифалы, үз-үзеңне тәртиптә тотарга ярдәм итә.
«Шәһри Казан» газетасын күбебез яздырып алып укып барабыз. Өлкәннәр клублары, хорлары хакында, пенсионерларның тормыш-көнкүреше турында күбрәк язсагыз иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading