16+

Мәхәббәт бар түгел юк!

Газетаның 5 февраль санын укып утырганда, язучы Фирдәвес Зарифның «Яшәү мәгънәсе - игелек кылуда» дип исемләнгән тирән мәгънәле фәлсәфи фикерләр баганасындагы «Мәхәббәт юк ул, яратам дигән булып аны үз максатларында корал итеп файдаланган алдакчы хатын-кызлар һәм ир-атлар гына бар», дигән сүзләрен укып, аптырап, бер мәлгә туктап калдым.

Мәхәббәт бар түгел юк!

Газетаның 5 февраль санын укып утырганда, язучы Фирдәвес Зарифның «Яшәү мәгънәсе - игелек кылуда» дип исемләнгән тирән мәгънәле фәлсәфи фикерләр баганасындагы «Мәхәббәт юк ул, яратам дигән булып аны үз максатларында корал итеп файдаланган алдакчы хатын-кызлар һәм ир-атлар гына бар», дигән сүзләрен укып, аптырап, бер мәлгә туктап калдым.

Ул миңа тыныч, ялтырап торган күл өстенә «чалт» итеп, баш кадәр таш томыргандай тоелды. Кешелекнең, гашыйкларның, шагыйрьләрнең мәхәббәткә мәдхия җырлаган сүзләрен, язмаларын бергә китереп өйсәң, зур бер тау хасил булыр иде. Илаһи мәхәббәт ияләре - Ләйлә белән Мәҗнүн, Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә, Хәлил-Галиябанулар бар бит әле.
Мин үзем дә мәхәббәткә багышланган байтак шигырьләр язган шагыйрь, шуңа күрә, гаҗәпләнеп, Фирдәвес Зариф боларның барысын да юкка чыгара бит инде, дип, моңа борчылып куйдым. Нәтиҗәдә, әлеге язманың исемен дә гадәти түгел, бераз үзгәрәк итеп сайладым. Монда хикмәт тыныш билгесен кайда куюда. Күпчелек аны: «Мәхәббәт бар, түгел юк», - дип укыр. Ә Фирдәвес Зариф аны: «Мәхәббәт бар түгел, юк», - дип язган.
Шунда Г.Тукайның «Мәхәббәт» шигырендәге: «Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк - Парә-парә кисмәсә гыйшык, мәхәббәт кайчысы», - дигән юллары, Һ.Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе»ндәге: «Мәхәббәт, Ул үзе иске нәрсә, Ләкин Һәрбер йөрәк аны яңарта, Тиле яшьлек ярты гомрен бирә Аның хисе белән янарга», - дигән сүзләре искә төште.
Шулай, бу ничек болай була әле, дип аптырабрак торганда, күзем очраклы рәвештә өстәл өстендә күн ягы ялтырап яткан 5 тиенлек акчага төште: «Без мәхәббәтнең дә әнә шул күн ягын гына күрергә күнеккәнбез түгелме соң?» - дигән сорау туды миндә беренче тапкыр. Акчаның икенче як өслеге - иләк ягы да бар икән бит әле. Фирдәвес Зарифның сүзләре мине шул хакта уйларга мәҗбүр итте.
Бүген безнең илдәге төзелгән һәр 4-5 гаиләнең 2-3енең таркалуы, мәхәббәт тирәсендәге җәнҗал, алдашулар, мәкер-җинаятьләр шул бер үк медальнең - 5 тиенлекнең икенче ягында ук бит. Әгәр боларның да барысын бергә китереп өйсәң, шулай ук шактый зур тау хасил булыр иде.
Менә шуннан соң Фирдәвес Зарифның, «Мәхәббәт юк ул», дигән сүзләрен ничек итеп бөтенләй юкка чыгарасың. Әмма шунысы бар: әлеге язманың исеменә тыныш билгесен кайда кую һәркемнең үз ихтыярында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading