16+

Милли хәрәкәтне бинасыз итү – хата!

Исәнмесез, хөрмәтле «шәһриказан»лылар! Мин - Гафиулла бабагыз, язуга бик оста булмасам да, газеталарны яратып укыйм. Сезгә хат язуымның сәбәбе менә нәрсәдә: соңгы сишәмбе һәм пәнҗешәмбе саннарында «Милләтчеләр: «китмибез!» - дип, ачлыкка утырды» һәм «Моннан китү сазлыкка куылуга тиң» атлы язмалар укыдым. Милли хәрәкәт вәкилләрен озак еллар биләп утырган биналарыннан урамга...

Исәнмесез, хөрмәтле «шәһриказан»лылар! Мин - Гафиулла бабагыз, язуга бик оста булмасам да, газеталарны яратып укыйм. Сезгә хат язуымның сәбәбе менә нәрсәдә: соңгы сишәмбе һәм пәнҗешәмбе саннарында «Милләтчеләр: «китмибез!» - дип, ачлыкка утырды» һәм «Моннан китү сазлыкка куылуга тиң» атлы язмалар укыдым. Милли хәрәкәт вәкилләрен озак еллар биләп утырган биналарыннан урамга куып чыгарырга теләүләре, БТИҮ йортын сатарга җыенулары мине бик нык борчуга салды.
Хәтер көненә килеп, суыкта, яңгыр астында күшегеп беткәч кереп җылынырга, күңелебезне бушатырга, хатирәләрне яңартырга бер урын иде бит ул. 90 нчы еллар башында милли күтәрелеш булмаган булса, республикабызда суверенитет турында референдум уздырып, декларация дә кабул итә алмаган булыр идек, Россия Конституциясенә өлге булып тора алырдай Татарстан Республикасының Конституциясе дә дөньяга килә алмаган булыр иде. Ул чакта милләтпәрвәрләр, милли азатлык даулап, мәйданнарга чыкты, ачлыкта утырды, ә бүген шуларны бердәнбер сыеныр почмаклары - биналарыннан урамга куалар, янә ачлыкка утырырга мәҗбүр итәләр! Кайчандыр шундый зур эшләр башкарган милли хәрәкәт вәкилләре шулкадәр кирәксезгә әверелеп калдымыни инде?!
Минемчә, БТИҮне бинасыз итү ул - милли хәрәкәтне юк итү, ә милли хәрәкәт юк ителгән тәкъдирдә, милли республиканы юк итәргә дә озак калмый инде... Түрәләр уйлансыннар, милли хәрәкәт вәкилләренең ачлыктан аяк сузганнарын көтеп ятмасыннар иде! Бу бинаны алалар икән, һич югы шәһәр үзәгеннән яшь буынны да, өлкәннәрне дә канәгатьләндерә торган әйбәтрәк, уңайлырак бина бирелергә тиеш дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading