16+

Очып-очып йөрдем дә әниемне сайладым

«Әти-әнине сайлап алмыйлар» дигән гыйбарәне һәрберегезнең ишеткәне бардыр. Моны, гадәттә, әти-әнидән зарланганда әйтәләр. Тик мин моның белән килешмим.

Очып-очып йөрдем дә әниемне сайладым

«Әти-әнине сайлап алмыйлар» дигән гыйбарәне һәрберегезнең ишеткәне бардыр. Моны, гадәттә, әти-әнидән зарланганда әйтәләр. Тик мин моның белән килешмим.

Кечкенә чактан ук әти мине: «Очып-очып йөрдең дә әниеңнең эченә кердең бит син, кызым, әйеме?» - дип үрти иде. Мин: «Әти, нигә шулай дисең?» - дип гаҗәпләнә идем. Баксаң, мин үзем хәтерләмәгән кечкенә чагымда, әти-әнигә аларны ничек сайлавымны сөйләгәнмен икән. «Күктә очып-очып йөрдем дә, әни хастаханәдә яткан чакта, әнине сайлап эченә кердем», - дигәнмен икән. Күптән түгел генә интернет челтәрләрендә минекенә охшаган хәлләр турында укыдым.
Дүрт яшьлек Машаның әнисе сөйли:
- Беркөнне кызым килде дә: «Мине синең эчеңә җибәргәндә, яныма бер фәрештә килде дә сиңа әниеңә булышкан бер апаның исемен бирәчәкләр диде», - дип гаҗәпкә калдырды. Йөкле чакта таеп егылганым булды һәм миңа бер хатын-кыз килеп булышты, хастаханәгә илтеп, хәл кергәнче янымда булды. Ә кызым бу хәлне белми иде. Һәм мин чыннан да кызыма, шул апага багышлап, Машенька исемен бирдем.
Бүтән бер әнинең сөйләве буенча, кызы кечкенә чакта җирән сакаллы бер бабайның сәлам җибәрүен һәм алар өчен догалар укуын әйткән. Җирән сакаллы бабай шул апаның бабасының бабасы булып чыккан. Ул бабайны әнисенең үзенең дә кечкенә чагында бер тапкыр гына күргәне булган, ә аклы-каралы фотокарточкасын баласына бер дә күрсәткәне юк. Күрәсең, сабый бу дөньяга килгәнче үк туганы белән күрешкән.
Тагын бер гаҗәеп хәл бер хатын-кыз гаиләсендә булган. 2,5 яшендәге кызы аның белән бергә әти-әнисен, тагы ике малай сайлавын әйткән. Тик бер малайга рөхсәт бирмәгәннәрен, ә икенчесенә әзерләнергә кушканнарын белдергән, һәм чыннан да бер елдан шул кызның әнисе бер малайны таба алмаган, баласы төшкән. Ә ике елдан сау-сәламәт ир бала тапкан. Кызлары дөрес сөйләгән булып чыккан.
Андый хәлләр тагын бардыр дип уйлыйм, әмма миңа бүтәне мәгълүм түгел. Балалар күктә үзләренә әти-әни сайлыйлар дип тә кистереп әйтә алмыйм. Моны кире кагучылар, бу мөмкин түгел диючеләр дә табылыр. Ышану-ышанмау кешенең үзеннән тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading