16+

Онытылмаслык очрашу

8 март бәйрәме алдыннан Азнакай районы Чалпы авыл китапханәчесе Рәсимә Хавис кызы Шәйхулова, авылдашлар күңелендә еллар үткәч тә сагынып сөй­ләрлек итеп, авылдан читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу оештырды. Кичәгә күбрәк халык килсен, белми калмасыннар, дип, авылның төрле почмакларына белдерү куелды, чөнки очрашуга авыл мө­галлимәлә­реннән белем алып, чишмә суларын эчеп, сандугачлар...

Онытылмаслык очрашу

8 март бәйрәме алдыннан Азнакай районы Чалпы авыл китапханәчесе Рәсимә Хавис кызы Шәйхулова, авылдашлар күңелендә еллар үткәч тә сагынып сөй­ләрлек итеп, авылдан читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу оештырды. Кичәгә күбрәк халык килсен, белми калмасыннар, дип, авылның төрле почмакларына белдерү куелды, чөнки очрашуга авыл мө­галлимәлә­реннән белем алып, чишмә суларын эчеп, сандугачлар...

8 март бәйрәме алдыннан Азнакай районы Чалпы авыл китапханәчесе Рәсимә Хавис кызы Шәйхулова, авылдашлар күңелендә еллар үткәч тә сагынып сөй­ләрлек итеп, авылдан читтә яшәүче авылдашлар белән очрашу оештырды. Кичәгә күбрәк халык килсен, белми калмасыннар, дип, авылның төрле почмакларына белдерү куелды, чөнки очрашуга авыл мө­галлимәлә­реннән белем алып, чишмә суларын эчеп, сандугачлар тавышын тың­лап үзенә моң иңдергән, Түбән Кама шә­һәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Альбина Зөфәр кызы Мортазина һәм Чаллыдан җырчы, баянчы Зилара Мөгътәсыйм кызы Хәернасова киләсе иде.
Халык элеккечә мәдә­ният йортына агыла, ә анда кунаклар килүгә очрашу бүл­мәсе бәйрәмчә би­зәл­гән: түрдә шагыйрә иҗатына багышланган китап күргәзмәсе урын алган, аның янәшә­сендә сәнгать мәктәбе уку­чылары кулы белән ясалган сувенирлар һәм рәсем­нәрдән күргәзмә, авыл үзеш­чәннәре җырларын көйли, биючеләр аяк шомарта, килгән кунаклар күр­гәз­мәләрне исе китеп карый, кыскасы, клуб гөр килә.
Менә кичә башлана... Туган җирен сагыну хисләре белән сугарылган шигырьләрен укыган Альбина ханымга, тальян моңнары бе­лән йөрәкләрне җилкеткән Зилара ханымга, үзенә генә хас матур сүзләр белән бәйрәмне бәйләп баручы Рәсимә ханымга карап, халык таң калып утыра, ә мөхтәрәм кунакларыбыз, уртада бөтерелеп биюче уку­чыларны (җитәкчесе Лилия Закирова) тамаша кылып, үзләренең балачагын искә төшерә.
Кичәдә катнашучыларны Альбина Мортазинаның классташы Рәшит Сәхбиев чәчәкләргә күмде. Гармун тавышына сусаган халык, Зилара ханымның моңлы тавышыннан аерыласы килмичә, кабат-кабат сорап җыр­латты.
Альбина ханымның туган авыл табигатенә, киң күңелле авылдашларына, онытылмаслык мәктәп елларына һәм канат куеп очырган туган нигезенә, әти-әнисенә олы ихтирам белән языл­ган «Тормыш яме» һәм «Яңгыр моңы» шигырьләр китапларын авылдашлары кулдан-кулга йөртеп укыйлар. Автор-башкаручы Р.Әс­хадуллин Альбина Мортазина шигырләренә иҗат иткән җырларын республика халкына танытты.
Авыл халкы күңеленә шигырь һәм моң җылысы салып, онытылмаслык очрашу бүләк иткәне өчен авылыбыз китапханәчесе Рә­симә Шәйхуловага зур рәх­мәтебезне җиткерәбез. Ә авылыбыз данын ерак шә­һәрләрдә таныткан Альбина Мортазинага һәм Зилара Хәернасовага сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш һәм иҗат уңышлары теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading