16+

Онытылмаслык сәяхәт булды

Казанның 13 нче китапханәсендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлшат Хисам кызы Зәйнашевага багышланган музей эшли, дигәч, Биектаудан Казанга экскурсия оештырып, музей күрергә килдек.

Гөлшат апа җырларында туган җиргә булган изге тойгыларны әйтеп бирә, гадилекне югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. «Туган җирем -Татарстан» (А.Ключарев муз.), «Китмә, сандугач!» (Р.Яхин), «Һәйкәл җы­ры» (С.Садыйкова), «Сәяхәтче җыры» (З.Гыйбадуллин), «Үз илемдә» (С.Садыйкова), «Менәргә иде Урал тауларына» (М.Мозаффаров) - Гөлшат Зәйнашеваның бу җырларын күбебез яратып башкара, чөнки шул җырларны җырлап үстек.
Без 13 нче китапханә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап уздырган кичәдә дә катнаштык. Медицина көллияте һәм 10 нчы мәктәп укучылары әлеге кичәдә оештырылган конкурста катнаштылар, Җәлил шигырьләрен сөйләделәр. Анда җәлилче Фәрит Солтанбековның улы доцент Фоат Солтанбеков, ТРның халык җырчысы Миңгол Галиев, яраткан җырчыбыз Рәшит Сөләйманов, яшь җырчы Динар Шәймәрданов та чыгыш ясады. Шундый күркәм кичә уздырган китапханә мөдире Сания Минкинага һәм музей җитәкчесе Равилә Мөбарәкшинага рәхмәт белдерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading