16+

Сабан туе якташларны җыя

Элек-электән килгән гадәт буенча, Сабан туена кардәшләр җыела, шатлыклар, уңышлар барлана.

Сабан туе якташларны җыя

Элек-электән килгән гадәт буенча, Сабан туена кардәшләр җыела, шатлыклар, уңышлар барлана.

Менә быел да Казандагы якташлар, Кама Тамагына кайтып, районның халык исәбе артуына да, матур яшь парларның гаилә коруына да, батырлар ил тоткасы булганга да, өлкән яшьтәге парлар булуына да, халыкның җырлап-биеп, мул, көр күңел белән яшәвенә дә шатланыштылар.
Ылгыманың борылып-борылып Иделгә тоташкан урыны элеккеге Идел аръягының болынлыкларына охшаш! Сабан туена диеп әзерләнгән шалашлар печән чабучыларның ял итә торган җирен хәтерләтә: кояш нурларын калын печән киртәсе эчкә җибәрми! Менә шушындый шалашларда яңгырдан, эсседән сакланганнар да инде безнең ата-бабалар. Иделнең аръягында бөтен район авылларының болынлыклары булган бит.
Якташлар үзләрен туган йортларында дип хис иттеләр. Көләч йөз, сый-хөрмәт күңелләрне бигрәк тә җылыта!
Нәсимә Носрат кызы Мөбарәкшина Яңа Саладагы үз йортының ишегалдында ачык һава астында музей булдыру хыялы белән яна. Ә бер-ике ел элек ул районда мөнәҗәтләр кичәсе оештыруда катнашкан. Хәмид Вәлиди, чакырганны көтеп тормыйча, туган төбәге турындагы яңа шигырьләрен якташларга җиткерә. Һәр кайтуында ул әле Кама Тамагы урамында, әле Олы Карамал юлы кырыенда яшь үсентеләр утыртып калдыра.
Зөфәр Зәйни улы Рәмиев газеталарда туган төбәге турында очерклар бастырып, соңрак туган авылы Уразлы турында китап язды. Бүген дә аның планнары зурдан - ул Олы Карамал турында да материаллар җыя.
Авылларның сүнә баруына борчыла Юрий Александрович Ильин. Авыллар тернәкләнсен иде, кайтсыннар иде ерактагылар... Шул очракта Казыево Ключище, Чыршалан, Чурнуш һәм Җәмәки яңадан карта битләрендә күренер иде! Хыял гына түгел, Юрий Александровичта шул юлларның планнары да бар инде.
Роза Ибраһим кызы Хәмитова тирә-як авыллардагы гаиләләренең шәҗәрәләрен үзенең шәхси архивында саклый. Ул аларны соңгы 10 ел буена җыеп бара, Бәки, Келәнче, Олы Карамал халкы турында китаплар да чыгара әле. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән докладлар Мәскәүдә, Ярославльдә, Анапа һәм Казанда яңгырый. Чыршалан, Бәки, Сөйки, Кариле һәм Болгаер авыл исемнәре, районда яшәүче Халитовлар, Гришиннар, Орловлар һәм башкаларның исемнәре ерак җирләрдә яңгырый.
Сүрәйә Мәлик кызы Гайнуллина Америкада яшәсә дә, күңеле Олы Карамалда. Олы Карамал мәктәбенең тарихы - аның ата-бабалары биографиясе. Шуңа күрә ул мәктәпкә еш кайта, укучылар белән очраша.
Якташлар туган төбәкләрен онытмыйлар.
Зөфәр Галимулла улы Гарәфиев җитәкләгән район идарәсенең эшлекле, өлгер әгъзаларына барлык кунакка кайткан якташлардан бик зур рәхмәт җиткерәсе килә. Киләсе Сабан туйларында да шулай матур, көр тормыш күренсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading